ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28

«Икесе дә тулысынча пластика икән». Артистларның яшь чактагы фотолары

0

«Барс Рекордс» компаниясе социаль челтәрләрдә артистларның яшь чактагы фотоларын күрсәтте. Бу җырчылар арасында Иркә, Алсу Фазлыева, Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Уразова, Ильмира Нәгыймова, Гөлназ Асаевалар бар. Аларның күбесе элек компания белән актив хезмәттәшлек иткән иде.

«Ничек уйлыйсыз – бу ничәнче елгы фотолар?» – дип сорыйлар алар язылучыларыннан. Дөрес, бу сорауга төгәл генә җавап бирүче булмаган. 2007 еллар дип тә, 2010 түгелме икән, дип тә фаразлаганнар.

Халык бу еллар эчендә артистларның ничек үзгәрүенә дә шаккаткан. Мәсәлән, берәү Иркәне Рузилә Хәйретдинова белән бутаган. «Иркәнең кызы Айсылу үзенең копиясе икән», – дигән фикер дә язып калдырганнар.

Аеруча Илсөя Бәдретдинова белән Ильмира Нәгыймованың бүгенге көндә бөтенләй башка кеше булуларын билгеләп үткәннәр. «Икесе дә тулысынча пластика икән», – диләр алар турында.

Ә сез ничек уйлыйсыз, кайсы артистлар аеруча нык үзгәргән?