Яшьләр өчен яңа грант: милли стильдәге туйга 100 мең алып булачак
Туй үткәрергә җыенган яшьләрнең дәүләттән 100 мең сум акча алу мөмкинлеге булачак. Җәй көне Татарстанда яңа грант программасын эшләтеп җибәрергә планлаштыралар, тик бер шарт бар – туй милли стильдә узарга тиеш.
«Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов белән смета раслыйбыз. Бу – 50 меңнән 100 мең сумга кадәр грант булачак. Мондый әйбер беркайда да юк. Программаны җәй көне эшләтеп җибәрергә телибез. Төп шарт – милли мәдәният элементлары: милли костюм, яки фольклор ансамбле чыгышы, яки милли стильнең башка вариантлары булырга тиеш», – дип сөйләгән «Татар-информ»га ТР Яшьләр эшләре министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.