ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

Аш-су блогеры Мәрьям Миңнеголова: «Тормыш юлымда югалтуларым чиксез күп булды»

0

«Блогерлар гөмбә урынына үсә бит хәзер, кемне генә карап бетерсеннәр»

Мәрьям апа, сезне яратып карап барабыз. Рецептларыгызны бик теләп кулланабыз. Сез кемгә охшап шундый тәмле куллы?

Оста куллы булуым әбиемнән килә торгандыр. Мин бик иртә әнисез калдым, биш абыем белән мине әби карап үстерде. Ишле гаиләне ашатырга кирәк бит. Әби: «Балам, кул астына керә торган бул», – дип тәрбияләде. Пешерергә, эшкә тормыш үзе өйрәтте, дисәң дә дөрес булыр.

Интернет барлыкка килгәч, яңа рецептлар карый, аларга кызыгып, пешеренә башладым. Кибеттән сатып ала башласаң да, кесәгә суга бит. Өйдә үзең пешергән ризыктан да тәмлесе юк.

Пешеренергә яратучы хатын-кызлар күп, әмма аларның барысы да үз осталыклары белән бүлешергә әзер димәс идем. Сез блогерлыкка ничек килдегез?

Мин үземне әллә нинди зур блогер дип санамыйм. «ВКонтакте» челтәренә теркәлеп, пешергән тәм-томнарымны куеп бара башладым. Бу – «блогер», «социаль челтәр», «блог» дигән сүзләрне ишетеп тә белмәгән вакытлар әле. «Тәм-том Мәрьям» дигән төркем ачтык.

Башта рецептларымны кызык итеп кенә куеп бардым. Аннан кешеләрдән «шул әйбернең рецепты кирәк иде, бу кирәк иде» дип, сораулар килә башлады. Реклама бирәсебез килә, дип язучылар күбәеп китте.

Шуңа да карамастан, блог – ул тормышымның бик кечкенә өлеше. Хәзер блогерларның күбесе хөкүмәт эшендә эшләми бит инде, моны һөнәр итеп кабул итә. Мин үземне андыйлар рәтенә кертә алмыйм әле.

Димәк, сез яңа «подписчиклар» җыям, кеше арттырам дип, сәхифәсен максатчан алып баручы блогер түгел?

Юк, беркайчан да «блогыңны үстерәм» диючеләргә акча түккәнем булмады. Ике тапкыр артистлар уздырган гифларда гына катнаштым. Анысы да кирәк әйбер булып чыкмады аның. Гифтан кергән аудитория – актив аудитория түгел. Сиңа комачаулап утыручы, шул акчага кызыгып килгән «подписчиклар» гына алар. Сәхифәдә кеше саны күп булып күренә, ә караулар 15-18 меңнән дә артмый. Блогерлар гөмбә урынына үсә бит хәзер, кемне генә карап бетерсеннәр.

Нәкъ менә сезнең сәхифәне яратучылары да күптер.

Күбесенчә үземнең яшьтәге ханымнар карап бара мине. Статистиканы күзәтәм – соңгы вакытта ир-атлар да күбәеп киткән әле. Болар нишләп утыралар икән минем сәхифәдә, дим инде (көлә).

Үз туганым кебек якын итеп, инде күп еллар аралашкан язылучыларым бар. Хәлләрне сорашып торалар, минем өчен борчылалар. Болар барысы да – инстаграмда һәм «Телеграм» каналымда. Ә менә «ВКонтакте» челтәрендә усалрак халык җыелган кебек. Анда минем төркемемне, рецептларны русчага да тәрҗемә итеп, малай белән килен алып бара. Әй язып тутыралар инде комментарийларны. Беләме-белмиме, пешерәме-пешермиме, гаеп эзләүдә алар синнән. Башка социаль челтәрләрдә алай хейтерларым борчый дип әйтмәс идем.

Сәхифәләрегезне бик күптәннән алып барасыз. Сезне «татарның иң беренче аш-су блогеры» дип атап булмыймы икән?

Без Рафилә Шәмсетдинова (аш-су блогеры – ред.) белән бер вакыттарак тотындык бу шөгыльгә. Әйткәнемчә, икебез дә «ВКонтакте» челтәреннән башладык. Ул вакытта «Белем» порталы җитәкчесе Раил Гатауллин «тәмле марафон»нар оештыра иде. Аларда берничә ел рәттән катнашып килдем. Җитешә алмый башлагач, көн саен нәрсә пешереп бетерәсең инде, дип кенә тукталдым.

Көн саен нәрсә пешереп бетерәсең, дисәгез дә, сезнең табын һәрвакыт тәмле. Камыр ризыгы пешерми калган көнегез юк сыман.

Без татарда пешеренү өчен барысы да килгән бит. Итең, бәрәңгең булганда, өчпочмагын, мантыен ясап алу кыен эш түгел. Бәрәңгенең үзеннән генә дә әллә ниләр пешереп була. Тиз генә кыстыбыен бөгеп куясың. Авылыбызда кибетләр булмау да камыр ризыгы пешерергә этәргеч бирә.

«Рецептларны интернетка ким дигәндә 2-3 тапкыр пешереп караганнан соң гына куям»

Хәзер дөрес туклану, калориясез ризыклар ашау темасы популяр.

Бөтен пешергәнемне үзем ашап бетереп барганмын икән дип, әле менә дөрес туклану, ябыгу марафонына кердем. Яшь чакта артык игътибар итмисең ул, барысын да ашыйсың. Олыгая төшкәч, майлысын да, кыздырганын да ашау үзен сиздерә башлый. Марафонга кергәннән бирле, гәүдә авырлыгын киметү өстендә эшлим, җиңелчә ризыклар белән тукланам. Болай да кичке якта камыр әйберләрен бик ашамаска тырышабыз. Нутрициолог киңәшләрен дә тыңлыйбыз.

Дөнья болай барса, берзаман сезнең блог актуальлеген югалтмасмы?

Югалтмас, никадәр ашаса да тазармый торган кешеләр дә бар (көлә). Тәмле ризык пешереп ияләшкән кеше барыбер карар. Сәхифәмә, пешерергә өйрәнү өчен, яшьләр дә күп керә. Ничек пешерәләр икән дип, мин үзем дә кызларны карыйм. Кайберләренең кимчелекләре дә күзгә ташлана. Рецептларны төгәл әйтеп бетермәгән кебек тоелалар. Шул ук бәлешнең камырын кемдер 1 стакан су, 1 стакан сөт, ярты стакан май салып ясый. Бу 3 стакан сыекчадан никадәр камыр чыга бит инде! Аның яртысы артып калачак… Үзең пешерә белгәч, аңлыйсың. Шул ук 1 стакан су, ярты стакан май белән дә 1 бәлешлек камыр ясап була. Аллаһы Тәгалә бер дә яратмый исраф итүне. Мин бернәрсәне дә исраф итмәү яклы. Хәтта, пешергән пирогларымны да, кала икән, туңдыргычка алып куям. Берәр кунак килгәндә, микроволновкада җылытып аласың, яңа мичтән чыккан кебек була.

Фото: © Мәрьям Миңнеголова архивыннан

Идеяләрне каян аласыз? Яңа ризыкларның рецептларын ничә тапкыр пешереп карагач бирәсез?

Идеяләрне интернеттан да карыйм, кыз да җибәргәли. Берәрсенекен пешереп карап, алып куя башласаң, «бу – минем рецепт» дип тә әйтергә мөмкиннәр. Икенче яктан карасаң, кулланырга ярамагач, нигә дип куярга аларны интернетка? Шәхсән үземнең, рецептларымның минеке икәнлеген күрсәтмәсәләр дә, тавыш чыгара торган гадәтем юк.

Мин беркайчан да кешегә дөрес булмаган рецепт тәкъдим итмим. Рецептларны интернетка ким дигәндә 2-3 тапкыр пешереп караганнан соң гына куям. Әле менә беркөнне духовкада бавырсак пешереп карадым, юк инде, чыгарып булмады. Газ өстендә пешереп бетерергә туры килде. «Подписчик»ларыма: «Духовкада килеп чыкмады», – дип дөресен яздым, алдалый алмыйм.

Болай яңа рецептлар эзләнәм. Рецепт буенча пешереп карап, тәмле булса, үзебез ашыйбыз, уңмаса, тавыкка китә (көлә).

Фото: © Мәрьям Миңнеголова архивыннан

Уң чыкмаган вакытлары еш буламы?

Бер вакыт тортлар пешерү белән шөгыльләндем. Аны өйрәнеп бетәр өче-е-ен... Тавыклар та туенды, без дә туендык. Чиле-пешлерәкләре гел тавыкка китә иде.

Әле менә тагын эшсез калдым. Әкренләп ярымфабрикатлар ясауга күчәр ниятем бар. Көн саен пилмән, мантый, өчпочмак ясыйм, кулны чыныктырам. Тортлар ясау – бик мәшәкатьле һәм чыгымлы эш. Продуктлары кыйммәт, тортын ясарга 2-3 көн китә, өстәвенә, вакытында илтеп бирергә кирәк.

Ярымфабрикатларга ихтыяҗ бармы?

Авылда – юк, нибары 114 хуҗалык авылыбызда, кая ихтыяҗ булсын. Авыл кешесенең хезмәт хакы да юк, синнән алганчы, үзе ясап куя ул аны. Әзер ярымфабрикатларны Азнакайга, Җәлилгә илтеп бирә торган вариантны гына уйлыйм. Өйдә гел эшсез ятасы килми бит.

Бер елны мантый белән шөгыльләнеп алган идем. Блогымны карап баручылар арасында заказ ясаучылар күп булды. Социаль челтәрләр аша кеше барысын да күреп тора. Хәләлме ризыгың, чиста итеп эшлисеңме? Тәртибе булмаган кеше шунда ук күренә.

Продуктларны алганда нәрсәгә игътибар итәсез?

Үзебез мал асрамагач, итне туганнардан алырга тырышабыз. Иткә берни дә кушканым юк.

Онның да һәрвакыт югары сыйфатлысын, гел бер кулланып ияләнгәнен алам. Әле беркөнне кибеттә очсызрак бәядәге он алып, пешереп караган идем. Юк инде, ошамады. Үзем ияләшкән он кулга йомшак, ап-ак. Кызыма да, бәлеш камырына, гел шул онны алып җибәрәбез.

Аш-су блогерлары көндәлек тормышларын да еш күрсәтәләр. Сез моның белән артык мавыкмыйсыз.

Минем алай контент ясарлык тормышым юк бит. Авылыбыз бәләкәй, үзем гел өйдә, бик чыгып йөргәнем юк.

Ә болай, дөрес әйтәсез, көнкүрешне дә күрсәтергә кирәктер. Халыкка барыбер кешенең ничек яшәгәне кызык. «Туктале, бу нишләде икән, нишләп йөри икән», – дип кереп карыйлар андыйларны. Авызында юньле сүзе бармы-юкмы – анысы мөһим түгел. Яшьләрне карап үтәбез инде, аларга килешә әле ул. Әмма безнең яшьтә андый әйберләр кирәктер дип уйламыйм.

Сәхифәгезне алып барырга ярдәм итүчеләрегез бармы?

Мин блог алып барырга осталыгым бар дип әйтә алмыйм. Профессиональ дәрәҗәдә эшләүче, бик шәп рилслар төшерүче блогерлар бар бит ул. Шуңа да, булганына канәгать булып, карап барган кешегә рәхмәт әйтәм инде мин. Балаларны да гел-гел аптыратып торасы килми. Алар болай да ярдәм итәләр инде. Телефонның да бөтен функцияләрен белеп бетермим. Шул килеш тә блогер булып була икән әле, дип көләм үзем. «Улым, моның пароле ничек соң әле?» – дип яза башлыйм. Күп нәрсәләр әнә шулай Казан аша, улым аша гына идарә ителә (көлә).

Фото: © Мәрьям Миңнеголова архивыннан

Балаларыгыз да тәмле пешерә, ялгышмасам.

Әйе, кызым заказга бәлешләр ясый. Малайның да аш-суга сәләте бар. Бу хатын-кыз эше дип тормый, өчпочмакка хәтле пешерә. Алар да блогер түгел. Кызымның сәхифәсе бар, әмма ул аны күбрәк клиентларын җәлеп итәр өчен алып бара. Гомумән, сәхифә алып баруның бер уңай ягы бар – сату-алу эшләрендә бик зур ярдәм ул. Көздән кура җиләге үсентеләре саткан идек. Социаль челтәрләрдә күрсәттек тә, момент таратып бетердек.

«Типсә тимер өзәрлек абыйларымның барысы да җир астында инде хәзер…»

Мәрьям апа, аш-су, блогерлык темасыннан бераз гына читкә китик әле. Сезнең тормыш юлыгыз да гадиләрдән булмаган икән. Шул турыда сөйләшеп алыйкчы.

– Мин Тукай районы Таулык авылында туып үстем. Әни мине тапкач та авырый башлый. «Син 10 көнлек булу белән әниең хастаханә юлларында йөри башлады. Ә сине, күкрәк баласын, мин алып калдым», – дип сөйли иде әби.

Әнинең арка миенә зыян килгән. Баштарак таякка таянып йөри алса да, соңрак аяклары тыңламас булды. 12 яшемдә бөтенләй әнисез калдым…

Без гаилә 6 бала үстек: мин, олы абыем, ике игезәк абыем. Әтинең беренче хатыныннан туган 2 улы да безнең белән яшәде. Барыбызны да әбиебез тәрбияләп үстерде. Шуңа күрә мин үзем турында «5 абыйга бер кыз» дип әйтәм...

Фото: © Мәрьям Миңнеголова архивыннан

Тормыш юлымда югалтуларым чиксез күп булды. Типсә тимер өзәрлек абыйларымның барысы да җир астында инде хәзер…

Бик яшьли, 18 яшемдә үк, кияүгә чыктым. Әбинең дә үзе исән вакытта мине башлы-күзле итәсе килде. Аллаһка шөкер, әбиебезнең гомере озын булды. 92 яшендә сукырайды да, без аны үзебезгә алып килеп карадык. Ахыргы 5 елын минем гаиләмдә үткәрде, үз кулларым белән тәрбияләп озаттым.

Озак та үтмәде, инсульттан соң, кайнанам урын өстенә калды. Аны да үзебездә тәрбияләп, кадерләп соңгы юлга озаттык.

Әбием китеп, 10 көн үтүгә, авырып киткән әтине җирләдек. Озак та үтмәде, игезәк абыемның берсе авариягә очрап һәлак булды. 9 айлык баласы ятим калды. Игезәк туганы аның үлемен бик авыр кичерде – эчүгә сабышты. Олы абый да шул юлга кереп китте. Ковид башланган елны, 8 генә көн аерма белән, бер-бер артлы дөнья куйдылар.

Аллаһ риза булсын, инде хәзер дә авыру карыйбыз. Өебездә туганнан туган абыем яши, әниемнең апасының малае… Өйләнгән иде, балалары булмады. «Сеңлем, минем хәлем начар. Кияү ризалык бирсә, сезгә барып торыр идем», – дип шалтыраткач, башта ни дияргә дә белмәдем.. Ул вакытта әле Әлфия апаны караган вакытыбыз иде. Әлфия апа – безнең күрше әби. Гомер буе кайнанам-кайнаталарым белән дус-тату яшәгән. Төпчек малае үлде дә, авылдан китәсе килмәгәч, үзебезгә алып чыгып карадык. Аягын сындырып, операция ясатты да ул, яңадан аякка баса алмады, урын өстенә калды. Шуңа, абый шалтыраткач: «Фаяз абый, нәрсә дип әйтергә дә белмим, урын өстендәге Әлфия апа бар. Вакыт бир миңа уйларга», – дидем. Ирем белән киңәштек тә ризалашырга булдык. Ничек «юк» дип әйтәсең инде аңа менә. Ул бит безгә өметләнеп шалтыратты. Аның белән сөйләшеп 2-3 көн узуга, Әлфия апа дөнья куйды. Аллаһы Тәгәлә барысын да санап кына торгандыр…Бер айдан Фаяз абыйны үзебезгә алып килдек.

Фото: © Мәрьям Миңнеголова архивыннан

«28 ел сыер саудым»

Мәрьям апа, урын өстендәге авыруларны карау өчен күпме сабырлык кирәк… Берсе артыннан берсе бит… Әле бит, хаста карау өстенә, эшләргә дә өлгергәнсез.

1992 еллар – халыкның авылга тартылган вакыты. Без дә ирем белән авылга кайттык. Башта, һөнәрем буенча сатучы булганга, кибеткә урнаштырабыз, дигәннәр иде мине. «Син хәзер декретка китәсең бит», – дип, кибеткә алмадылар. Колхоз рәисе: «Сыер саварга керәсеңме?» – диде. «Керәм», – дидем, ике дә уйламыйча. Үземнең исә сыер күргән бар, аппарат күргән юк (көлә). Өйрәттеләр инде, атказанган сыер савучылар, сыердан курыкмаска да, аппарат тотарга да. Аларга рәхмәт. Үзем дә батыр булганмын инде. Берүземә 30 тана бирделәр. Әкренләп өйрәнелде, 28 ел сыер саудым. Соңрак иремне дә фермага оператор итеп алдылар.

Эш дәверендә имгәнүләрем бик күп булды, хастаханә юлларында күп йөрелде. Соңгысында да җитди имгәндем. Бозавын саклап калам дип, аркылы баскан идем, сыер башыма китереп төртте…

Авылга социаль хезмәткәр кирәклеген ишеткән идем. Сәламәтлегемне бетерәм бит фермада дип, әле эштән дә китмәгән килеш, барып, урнашып кайттым. 4 ел эшләдем. Хаста карауларым, алар белән аралашуларым ул эшемдә дә ярдәм итте.

Фото: © Мәрьям Миңнеголова архивыннан

«Олы кешенең җайлабрак сөйләшсәң дә күңеле була»

Социаль хезмәткәр булганда ничә кеше карадыгыз?

Баштарак 1 ставкага 6-7 кеше туры килә иде. Аннан соң артырырга куштылар, 15 әби кирәк, диделәр. Авылда 15 әби каян табасың инде….

Әбиләрнең дә төрлесен күрергә туры килде. Хәят исемле бер апаны карадым. Шундый усал апа иде ул. Аның да көен таптым. Ияләште миңа, йомшарды. «Ничек үзгәрде ул Хәят, Мәрьям? Ул бит өенә кеше дә кертми иде», – дип, авылдашлар аптырашты. Кемнең чанасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, диләрме әле. Олы кешенең аның җайлабрак сөйләшсәң дә күңеле була. Үзебезнең дә шул көнгә каласыбыз бар бит. Яшь барган саен уйландыра.

Социаль хезмәткәрнең вазифаларына нәрсәләр керә?

Килешүдә нәрсә язылган, шул эшләрнең барысын да эшли идек. Кибеткә бару, тәрәзә, идән юу, кар көрәү, дару алып кайту дисеңме. Анда исемлек зур. Тыл ветераннарына бушка ярдәм итә идек, ә калганнар өчен әлеге хезмәтләр түләүле. Әби сиңа түли, ә син шул акчаларны хөкүмәткә илтеп тапшырасың. Мәсәлән 30 кв. метрлы идәнне юарга сиңа 35 минут вакыт бирелә. Әби шуның өчен сиңа 108 сум акча түләргә тиеш.

Бу эшнең дә үз авырлыклары бар. Олы кешеләрнең күбесенә сабый акылы керә башлый. Килешүгә кермәгән эшләрне башкаруымны да сорыйлар иде. Мин йомшак күңелле, кызганып, чыгып эшли торган идем. Төнлә шалтыратучылары да булгалады. Берсе «суым каткан» ди, икенчесенең балалары «әни телефонын алмый» дип шалтырата. Фәрит белән чыгып чапкан чаклар да була иде.

Бер әби гел кыяр-помидор тозлавымны, тушенкалар ябып бирүемне үтенә иде. Андый эшләрен өйгә алып кайтып эшләп бирдем. Барысының да җаен таба торган идем. «Эшем юк, килеп йөрмә, кызым», – дип әйтүчеләре дә очрады.

Әби-бабайлар китеп беткәч, эш тә беттеме?

Әйе, аннан соң медпунктта кече шәфкать туташы булып эшләп алдым. 4 ай укыдык та, 1 ел эшләп калдык. Бетерделәр бу ставканы безнең районда. Подписчикларым белән язышып торабыз – кайбер районнарда кече шәфкать туташлары һаман да бар икән әле.

Шулай итеп, хәзер тагын эшсез калдым. Абый янәшәмдә булгач, аны калдырып, каядыр чыгып та эшләп булмый.

Абыегыз күптән сезнең беләнме?

Безгә күчкәненә җәйгә 1 ел була. Абыйда онкология...

Өмет бирәләрме, Мәрьям апа?

Аны Чаллы хастаханәсеннән шул булырлык булмаганга чыгарып җибәргәннәр инде. «Өйгә кайттым да егылдым», – диде. Метастазалар киткән… Тәрбия булганга гына яши инде ул.

Үзенә бер бүлмә бирдек. Башта аш бүлмәсенә кадәр җитәкләп алып чыга идек. Үз бүлмәсе белән аш бүлмәсе арасын ярты сәгать кайта иде… Хәзер ашавын да бүлмәсендә генә ашый инде, бәдрәфен дә шунда көйләдек.

Төшенкелеккә бирелмиме, Мәрьям апа? Сезгә психолог булып «эшләргә» дә туры киләдер.

Күбрәк ирем Фәрит аралаша абый белән. Чәчләрен алганда, мунчалар керткәндә, уен-көлке сөйләшеп, кәефен күтәрергә тырыша. Мин бәрәңгене шул бүлмәгә кереп утырып әрчим. Ул арада аралашып, сөйләшеп алабыз. «Нигә алга китеш юк икән?» – дип, тиз бирешә ул, күңелен күтәреп тормасаң. «Соң, Фаяз абый, авыртмый бит әле бүгенге көндә. Борчылма. Гел урын өстендәге кешеләр дә яши бит әле, шөкер ит», – дим инде.

Фото: © Мәрьям Миңнеголова архивыннан

- Ирегез дә бик киң күңелле кеше, Мәрьям апа.

Фәритем бик әйбәт… Ул риза булмаса, якыннарымны шулхәтле итеп карый алыр идемме?

Ничек танышкан идегез тормыш иптәшегез белән?

Чаллыга укырга килгәч, бер татарча концертта таныштым мин аның белән. Тулай торакка кадәр озата кайтты. Бер еллап кына очрашып йөргәнбездер, өйләнешеп куйдык. Фәрит миннән 9 яшькә зуррак. «Мин үстердем сине», – ди инде миңа гел, көлеп.

Иртә кияүгә чыктым, дип үкенгәнегез булмадымы?

Ю-ю-юк. Ул вакытларда кызлар гел иртә чыга торган иде. Алай чыгу әйбәтрәк тә әле ул, балаларың үсеп бетә, аннан рәхәтләнеп, яшь әби булып йөрисең.

Фото: © Мәрьям Миңнеголова архивыннан

Авылга кайтып китәргә дә курыкмагансыз.

Авылны бик яратам. Балалар янына кунакка барсак та, тизрәк кайтып китәсебез килә. Шәһәрдә һава җитмәгән кебек миңа. Ләкин картайган көндә шәһәргә китәргә дә туры килмәгәе. Чөнки авылыбыз, ни кызганыч, бетүгә таба бара. Фәрит – безнең барысын да алдан хәстәрли торган кеше. «Барыбер икең бер вакытта китмисең. Кайсыбыз ялгыз калса да, балалар янындарак бер фатирыбыз булырга тиеш», – дип әйтә. Кызыбыз – Түбән Камада, улыбыз Айдар Казанда яши.

Шуңа беркайчан да шәһәргә китмәячәкбез дип әйтә алмыйбыз. Суың бетсә, балалар кайтып, керер юлың булмаса, кар көртләрен көрәргә көчең җитми башласа, китмичә кая барасың…

Сау-сәламәт булып яшәргә язсын сезгә, Мәрьям апа. Әңгәмә өчен зур рәхмәт!