ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

Рөстәм Нәбиевның хатыны Индира үзгәргәнме: 2017 елгы видео

0

Гиннес рекордлар китабына кергән альпинист, казарма ишелеп аяксыз калган Рөстәм Нәбиев блогында 2017 елгы видео урнаштырган. Кадрларда - хатыны Индира белән өйләнешкән мизгелләр. Видео астында комментарийлар бик күп, араларында мәгънәсезләре дә җитәрлек.

Индирага, Рөстәмгә кияүгә чыгып, джек-пот отты дип язучылар да бар, тик ул комментарийга күп җаваплар килгән, парның яратып өйләнешүе, бернинди джек-пот турында да уйламавы турында язалар. Рөстәм үзе: «Бу вакытта безнең бернәрсәбез дә юк иде», - дип өстәгән (хәзер гаилә муллыкта яши - ред.).

Күпләр шулай ук Индираның шул вакыттан бирле үзгәрмәвенә дә игътибар иткән. Ә сезнеңчә, Индира үзгәргәнме?