«Минем тормышым искиткеч»: 3 ел буена юынмаган хатын-кыз туристларны «дәвалый»
3 ел буе душ кермәгән хатын-кыз халык медицинасы белән шөгыльләнә. Ул үзt дә юынмый, баласына да су тидертми.
40 яшьлек Екатерина Краснова сүзләренчә, ул 10 ел алкоголик булган, тик соңыннан бу бәйлелектән бик сәер рәвешле котылган: нормаль ризыктан, судан, юынудан һәм секстан баш тарткан. Ул улы һәм кызы белән Россиядән «көч туплау урынына» – Мисырга киткән һәм шунда туристларны «дәвалый» башлаган, дип яза «SHOT» телеграм-каналы.
Екатерина фикеренчә, юына торган кешеләр су белән үзләренең кармасын юып төшерә, һәм алардан сасы ис килә башлый. Шулай ук ул нормаль ризык аркасында кешеләрдән ис килә, дип ышана. Ә аның үзеннән исә тәмле ис аңкый икән, чөнки ул соклар эчеп һәм җиләк-җимешләр ашап кына яши. Һәм, күрәсең, аның балалары да нәкъ шулай туклана.
Әни кешенең шикле тормыш рәвеше белән дини хәрәкәт активистлары кызыксынган. Мондый экстремаль ачлык пропагандасы һәм антигигиена аның балаларының сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин, дип ышана алар. Активистлар юынмый торган «дәвалаучыны» «Балигъ булмаганнарны тәрбияләү һәм карау буенча вазифаларны үтәмәү» маддәсе буенча тикшерүне таләп итә.