Температура кисәк кенә төшкәнгә, кешеләрдә «салкынга аллергия» башланган
Температура кисәк төшкәнгә, Россия халкында «салкынга аллергия» барлыкка килгән.
«SHOT» телеграм каналы язганча, быел «салкынга аллергия» хәтта башка елларда моннан интекмәгән кешеләрдә дә килеп чыккан. Дерматологлар әйтүенчә, авыруның көтмәгәндә баш калкытуы температураның кисәк төшүе белән бәйле – Россиянең үзәк өлешендә җылы кыш кинәт кенә салкынга әйләнеп куйды.
Ә безнең организм моңа әзер булып чыкмаган: тире тамырларына бу кискен тәэсир итә, шуңа кан йөреше бозыла, һәм «спазм» барлыкка килә. Салкынга аллергия теләсә нинди яшьтә булырга мөмкин, әмма кызлар һәм балаларда ешрак була.
«Салкынга аллергия»нең симптомнары: тирегә тимгел чыгу, кычыту, тиренең кибүе, борын тыгылу һәм яшь агу. Еш кына тиренең ачык өлешләре кызарып чыга (учлар, бит), балтырларда да булырга мөмкин. Табиблар кышын тирегә саклагыч кремнар сөртергә һәм җылы киенергә киңәш итә. Әгәр аллергия бетми икән инде, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Һава торышы кискен үзгәреп торганга психик авырулар: депрессия, шомлану, «биполярка» (кәефнең кискен үзгәреп торуы) кискенләшү дә күзәтелә. Ә февральдә исә атмосфера басымы кисәк үзгәрде, шуның аркасында кешеләр аңнарын җуя башлады, баш авыртудан җәфаланалар.