ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

Саба районында игезәк бала табучыларга өстәмә акча түли башлыйлар

0

Татарстанның Саба районында игезәк бала тапкан хатын-кызларга өстәмә түләүләр кертелгән. Игезәкләрнең әниләренә 1 ел дәвамында ай саен 5 мең сум түләнәчәк. Карарны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов имзалаган.

«Өстәмә социаль ярдәм чарасы – Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында игезәк бала тапкан хатын-кызларга 1 ел дәвамында ай саен 5000 сум күләмендә акчалата түләү билгеләргә», – диелә карарда.

Шулай итеп, игезәкләр тапкан хатын-кызларга җирле бюджеттан 1 елда 60 мең сум түләнәчәк. Бу карар 2025 елның башында игезәкләр табучыларга да кагыла.