ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

Чулпан Йосыпова: «Тормыш иптәшем мине «елан» дип йөртә»

0

Җырчы Чулпан Йосыпова үзе һәм тормыш иптәше турында кызыклы факт әйткән. Чулпанны ире Фидан «елан» дип йөртә икән. Моның сәбәбе дә бар. Бу хакта җырчы «Татар Радиосы»ндагы «Радио сәхнә» тапшыруында сөйләгән.

«Минем муенымда татуировкам бар. Анда елан ясалган. Шуңа тормыш иптәшем мине һәрвакыт «елан», «кобра» дип йөртә. Һәрбер хатын-кызда азмы-күпме елан сыйфатлары бардыр инде ул. Һәм, беләсезме, мин укыдым, елан турында бер генә начар әйбер дә язылмаган.

Мин шундый кеше, берәр нәрсә исемә төшә икән, тиз генә эшләп атарга кирәк. Татуировканы да ясаттым, ә инде нәрсә аңлатканын соңыннан кына укыдым», – дигән Чулпан Йосыпова.