Селфи ясарга маташкан туристның кулын акула тешләп өзгән
Британиянең Теркс һәм Кайкос утрауларында ял итүче хатын-кызга акула һөҗүм иткән. Канададан килгән туристка 55 яшь. Ул акула янында селфи ясарга маташкан. Бу турыда РЕН ТВ яза.
Матбугат чаралары белешмәсе буенча, 2 метрлы акула туристлар ял итә торган яр буена килә. Бер хатын-кыз акула янына бара. Ул селфи төшерә башлый. Шул чакта акула кисәк кенә туристка һөҗүм итә һәм аның кулын тешләп өзә.
Хатынның ире бу хәлне күреп тора. Ул суга ташлана, ерткычны куркытмакчы була. Яраланган хатынны шаһитлар ярга алып чыга. Алар беренче ярдәм күрсәтә.
Хәзер бу хатын Канадага кайткан инде, ул дәвалануын дәвам итә, диелә хәбәрдә.