ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Путин Оборона министрлыгына хәбәрсез югалганнарны эзләп табу механизмын булдырырга кушты

0

Россия президенты Владимир Путин Оборона министрлыгына махсус операция вакытында хәбәрсез югалганнарны эзләп табу ысулларын булдырырга кушты. Бу эш 1 апрельгә кадәр башкарылырга тиеш.

Путин фикеренчә, бу «1 тәрәзә» формасында булырга тиеш. Ягъни, хәбәрсез югалганнарның якыннары кабинетлар буйлап йөрми, бер генә урынга мөрәҗәгать итә, ә калганын – госпитальләргә, моргларга, башка урыннарда тикшерүне министрлык үзе оештырырга тиеш.

Бу эшкә җаваплы итеп, оборона министры Андрей Белоусов билгеләнгән. РИА Новости хәбәр итүенчә, бу хакта карар 19 декабрьдә үк кабул ителгән, ул әле генә рәсми сайтта чыкты.