Шәгъбан аенда нәрсәләр эшләргә?
Фазыйләтле шәгъбан ае дәвам итә. «Хозур дин турында» телеграм-каналында шәгъбан аенда нәрсәләр эшләргә кирәклеге аңлатылган.
Аны мөмкин кадәр файдалы уздырырга тырышырга кирәк. Бу ай – рамазанга яхшылап әзерләнү өчен менә дигән форсат!
Ураза тотарга: шәгъбан аенда өстәмә уразалар тоту бик тә саваплы булып тора.
Мәхәлләгә файдалы булырга: шәгъбан аенда үз мәхәлләбездә (авыл, район) ярдәмгә мохтаҗ мөселманнарга азык-төлек алырга булышырга, мәчетебезне җыештырырга, ифтарлар үткәрелсә, аларга ярдәмче (волонтер) булып язылырга ашыгыйк
Уразага әзерләнер өчен исә, түбәндәгеләрне алдан кайгыртырга кирәк.
- Сәламәтлегебезне кайгыртырга: теш табибына барабыз; авырсак, ураза хакында табиб белән киңәшләшәбез һ.б.
- Ураза кагыйдәләрен искә төшерергә: гаиләбез белән махсус китаплар/мәкаләләр укыйбыз, бигрәк тә уразаны боза торган хәлләргә игътибарлы булыйк;
- Шулай ук Коръән уку, нәфел намазлар, дини китаплар укуны, мәчетләргә тәравихларга йөрүне планлаштырабыз.