Диләрә Илалетдинова оҗмах белән тәмуг темасына шаярткан
Җырчы Диләрә Илалетдинова кызыклы видеолар төшереп, социаль челтәрдә уртаклашып тора. Халык аның видеоларын җылы кабул итә. Бу юлы танылган алып баручы Айрат Ильясов «тагын төшер» дип язып калдырган.
Диләрә бу юлы «Мунча ташы» театры артистлары чыгышын «кабатлаган».
– Уйлап торам, оҗмахка эләксәм, болай дуракланып тик ятмыйм мин. Анда миңа бик күп кеше «должен» китте. Баргач «расчет» ясыйм барысы белән дә.
– Мөкәррәмә, сиңа «должен» кешеләр оҗмахта түгелдер ул, тәмугтадыр алар.
– Бер дә борчылма, капка бер генә анда. Прогулкага чыгарлар әле...
– Уф, Аллам!
Видео бик күпләрнең кәефен күтәргән.