Ләйсән Сафина: «Хаҗга җыенганда кыенлыклар туа, шайтан вәсвәсәсенә бирелмәскә кирәк»
«Бөтен дөнья мәшәкатьләре онытыла анда»
Ничек Хаҗ сәфәренә барырга уйладыгыз?
2024 елны Рамазан аеның беренче 10 көнлегендә минем әни кайнаналар белән бергә Гомрә хаҗына китте. Мин социаль челтәрләрдән анда барып кайткан таныш-белешләрне шактый күзәтә идем инде. Әни үзе барып кайтып сөйләгәч, башка төрле нәтиҗә туды. Ул аннан кайтканнан соң «нур» эчендә утыра иде кебек. Шул вакытта минем беренче мәртәбә аңлы рәвештә барып кайту теләге туды. «Миңа да барып кайтырга насыйп булса иде», – дип теләп куйдым. Һәм Аллаһы Тәгаләнең «амин» дигән җиренә туры килгән, күрәсең.
Рамазаннар узды, көз җитте, һәм ирем миннән: «Синең туган көнеңә нәрсә кирәк?» – дип сорау бирде. Мин: «Бар нәрсәм дә бар, нәрсә теләргә дә белмим», – дидем. Шуннан соң ул: «Кече хаҗга барып кайтасың килмиме?» – ди.
Һәм көз көне инде без турны сатып алдык. Хаҗга турлар сатучы берничә оператор бар. Без «Umma Tour» («Умма тур») дигәнен сайладык. Шуны да әйтергә кирәк: без барырга җыенганда, кинәт кенә доллар үсеп китте – бәяләр артты. Әмма ирем: «Бер уйлагач, барабыз», – диде.
Бару-яшәү күпмегә чыкты?
Анда 4 кешелек, 2 кешелек бүлмәләр бар. Без 2 кешелесен сайладык, ул «Премиум» дип атала, һәм бәясе дә кыйммәтрәк. Бер кеше өчен «Премиум» программасы буенча 11 көнлек тур 260 меңгә чыга. Әлеге бәягә барысы да керә. Без ике очыш белән Мәдинәгә барып төштек: Казан – Шәрҗә – Мәдинә. Мәдинәдә 3 көн булдык. Безнең кунакханә Пәйгамбәр мәчетеннән 400 метр ераклыкта гына урнашкан иде. Йөрү өчен бик уңайлы.
3 көн Мәдинәдә яшәгәннән соң, 7 көн дәвамында Мәккәдә булдык. Мин тәрәзәсеннән Әл-Хәрәм мәчете күренеп торган җирдә яшәргә бик тә теләгән идем, анысы да «амин» дигәнгә туры килгән, без шундый бик яхшы биш йолдызлы кунакханәдә яшәдек. Аннан мәчеткә төшеп җитәр өчен 5-7 минут кына вакыт кирәк. Барлык экскурсияләр, хәзрәтләр белән вәгазьләр шулай ук каралган иде, әмма бер ягы бар – «Умма тур»ның үз табибы юк, даруларны үзең белән алырга кирәк.
Кире кайтканда, безне Мәккәдән автобусларда Җиддәгә алып киттеләр. Җиддәдән Шәрҗәгә очтык һәм аннан инде Казанга кайттык.
Изге җирләрне күргәннән соң нинди уйлар туды?
Анда булган бөтен кеше дә әйтә торган иде: «Бөтен дөнья мәшәкатьләре онытыла, башка бер җир дә юк кебек ул урыннарда», – дип. Улым белән әни булмаса, мин эш барын, өй барын бөтенләй дә оныткан булыр идем. Изге җирләрне күргәч, күңелдә тынычлык урнаша һәм үзеңне чистарынып, пакьланып кайткан кебек хис итә башлыйсың, синнән кабык төшкән сыман була.
Миңа, дөресен генә әйткәндә, Мәдинә шәһәре күбрәк ошады, анда шул кадәр тыныч, күңел гел лепер-лепер генә килеп тора. Мәккә аның белән чагыштырганда мыжлап тора, анда кеше дә күп, атмосфера да башка. Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлламнең кабере дә бит Мәдинәдә урнашкан. Мин хәтта: «Йә Раббым, зур хаҗлар кылырга насыйп итсәң иде, һәм башта Мәккәгә барып, ә аннан соң 3 көн Мәдинәдә торып, шул тынычлыктан кайтып китә алсам ярар иде», – дип теләк тә теләдем.
«Ул – бөтен теләкләрең кабул була торган изге урын»
Әлеге урыннарда теләкләр бик тиз кабул була, диләр...
Чыннан да, анда теләкләр бик тиз кабул була. Мин берничә мисал гына китерәм. Намаз укыгач бит инде теләкләр телисең, һәм, шалт итеп, күз алдына күптән аралашмаган кешеләр килеп баса. Күп кенә кеше минем андагы сторисларны күреп, «миңа да теләк телә әле» дип, яза башлады. Һәм минем бер таныш кызым язды, минем аның белән инде күптән күрешкән дә юк, ул үзе Мәскәүдә яши. Ул миңа: «Ләйсән, миңа да теләк телә әле», – диде. Иртәнге намаздан соң мин аңа: «Шулай-шулай теләдем», – дип сообщение җибәрдем. Ул шуңардан соң: «Ләйсән, мин хәзерге вакытта өченче химиотерапияга кереп барам, синең сообщениеңнан күңелем шулкадәр тулды, елап утырам», – ди. Мин ул кызның яман авыру белән авырганын белмәдем, ул сиздермәде дә. Шундый вакытка эләгүе ничек килеп чыккан бит?!
Тагын башка бик күп шундый очраклар булды. Кемнеңдер баласы авырый, кемнеңдер – әти-әнисе. Хаҗда булган кешеләр минем өчен дә элегрәк бик күп теләк теләп кайткан иде. Сиңа кемдер багышлап укыгач, син дә кемгәдер дога кылырга, аның өчен сорарга тиешсең. Һәм, чыннан да, Аллаһы Тәгалә аларның барысын да кабул итә.
Безнең Мәдинәдән Мәккәгә барып төшкән кич тә Мигъраҗ киченә туры килде. Безгә әни белән бергә барган апалардан: «Сез Аллаһы Тәгаләнең шулкадәр яраткан бәндәләре икән, без сиңа хаҗ сәфәре теләдек», – дигән сообщениеләр да килеп торды. Шуңа күрә ул – бөтен теләкләрең кабул була торган изге урын, һәм анда теләкне тели белеп теләргә кирәк.
Изге җиргә баргач, һәрбер хаҗи һәм хаҗиянең Кәгъбәтуллаһны һәм аның почмагында урнашкан кара ташны тотып кайтасы килә. Әни ул ташны тотып кайткан. «Кызым, ул – үзе бер могҗиза, миңа юлы ачылды да, мин барып тоттым», – дип сөйләде әни.
Без баргач, тәваф кылганда, кара ташка тотыну өчен чын-чынлап сугыш иде. Ул хәтта куркыныч: анда елашу, кычкырышу. Без барып карадык та: «Монда узып булмый икән, бигрәк куркыныч», – дип китеп бардык. Соңгы көнне Кәгъбәтуллаһ каршында намаз укыганнан соң, ирем мине меңләгән кеше арасыннан эзләп тапты да, «әйдә, тиз генә» дип, алып китте. Йәмән почмагы аралыгына барып басканнан соң, кулым белән тотынырга бер 10 сантиметр гына җитмичә калды, ә якынрак барырга куркыта, чөнки бер кешенең дә китәсе килми, шундый ыгы-зыгы. Аннары ирем күтәреп алгач, минем кулым тиде. Минем өчен ул шундый көтелмәгән бәхет булды. Мин бөтен кешегә дә анда барырга насыйп булуын телим, чөнки ул – могҗизалар бик күп күренә торган урын.
Андагы хис-кичерешләрне әйтеп бетерә торган түгел. Әле кайткач та, физик яктан Казанда, эштә булсам да, мин аларның берсен дә сизмим, чөнки күңелем, калебем әле һаман тегендә. Андагы тавыш, азан, җәмәгать белән намаз укуларны, хәтта исләрне дә мин һаман тоям. Шушы халәтне мөмкин булганча озынайтасы килә. Гадәттә, хаҗ кылып кайтканнан соң, 40 көн дәвамында андагы хисләрне оныта алмыйсың, диләр.
«Хаҗга җыенган кешене шайтан котырта башлый»
Кыенлыклар да булгандыр? Анда баручы һәрбер кешене Аллаһы Тәгалә сыный, диләр...
Кыенлыклар туа – бигрәк тә хаҗга җыенган вакытта. Әйтәләр дә бит әле: «Хаҗга җыенган кешене шайтан котырта башлый», – дип. Шуңа күрә шайтан вәсвәсәсенә бирелмәскә кирәк, анда барырга язган икән, юлы ачыла, ә сиңа анда барырга язмаган икән, ничек кенә тырышсаң да, Аллаһы Тәгалә кертми, диләр.
Инде хаҗга киткәнче үк кыенлыклар туды, тузга язмаган сүзләр ишетергә туры килде. Аннан соң ул кешеләр гафу да үтенде инде.
Безне Мәдинәдә каршы алган Ридван хәзрәт Хәлморатов әйтүенчә, ел саен хаҗ кылырга бик күп «нелегаллар» килә. Бигрәк тә икътисадый ягы бик стабиль булмаган Һиндстан, Пакьстан кебек илләрдән. Һәм алар аркасында медицина ярдәме күрсәтү, башка иҗтимагый мәнфәгатьләрне яклый торган институтлар үзләренең вазыйфаларын башкарып бетерә алмыйлар.
Ул, чыннан да, нык сизелә, чөнки «нелегаллар» Мәдинәдәге Пәйгамбәр мәчетендә яки Мәккәдәге «Әл-Хәрәм»дә үк куна, шунда ашый, намазын укый, ә без бит инде кунакханәдән киләбез, намаз укыйбыз һәм китеп барабыз, ә менә даими рәвештә шунда утыручылар бик күп.
Аннан соң анда да хискә бирелеп, дөньяңны онытып йөрергә ярамый. Без бераз гына намазга соңга калып килдек тә Мәккәдәге мәчет эченә кереп өлгермәдек. Урамда укырга туры килде. Намаз укырга утыргач, яныма ике кыз килеп утырды, һәм күз алдымда ук сумкамны алып китә яздылар. Кулыннан эләктереп өлгереп, усал гына карап куйдым, чөнки безнең як, милләт кешесе түгел. Ул кыз, башын дуракка салып, «алырга җыенмаган» кыяфәт ясады, аннары алар белән булган кеше, килеп, үзләрен әрләде дә инде.
Аллаһы Тәгалә: «Сакланганны – саклармын», – ди. Шуңа күрә эйфориягә бирелеп йөрергә ярамый, үзеңне җыештырып, күз-колак булып йөрергә кирәк. Бу – анда гына диюем түгел, ә һәркайда. Андый җирдә документсыз, акчасыз калуың – куркыныч.
Гомрә хаҗыннан соң ниндидер әйберләргә карата караш үзгәрдеме?
Бик дулкынландыргыч һәм күңелне тетрәндерә торган сәфәр. Тормыш хаҗга барганчы һәм барганнан соң икегә бүленә, үз өстеңдә күбрәк җаваплылык тоя башлыйсың.
«Бер зур, өлгергән агачтан 250-300 кг кадәр хөрмә алып була»
Ләйсән Сафина Ридван Хәлморатовның хөрмә агачлары турында видеосын да тәкъдим итте.
«Хөрмә агачларының хатын-кызлары һәм ир-атлары бар. Хатын-кыз агачларның үсентеләрен билгеле бер вакытта кисеп алалар һәм әнисе янына утырталар. Шулай эшләгәннән соң гына ул агач башка җирдә үсә алачак.
Хөрмә агачларының яфракларын кисеп алып, кояштан саклану өчен кулланганнар. Ә яфраклары арасында урнашкан йомшак әйберне матрас һәм мендәр буларак файдаланганнар. Кәүсәсен исә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәллам мәчетендә багана буларак урнаштырганнар.
Хөрмә агачының яшен киселгән рәтләр саны буенча саныйлар. Ничә рәт булса, агачка да шул кадәр яшь. Агачның сортына карап аларның үсә алу мөмкинлеге аерыла, әмма максималь рәвештә хөрмә агачлары 120 яшькә кадәр үсә алалар.
Елга бер мәртәбә агач уңыш бирә. Бер зур, өлгергән агачтан 250-300 кг кадәр хөрмә алып була. Гадәттә, агачлар хөрмәне 10 яшьтән бирә башлыйлар. Өлгерү вакыты – август-сентябрь айлары, августта җыя башлыйлар һәм сентябрь ахырына тәмамлыйлар.
Хөрмә тәнебезнең бик күп органнары: йөрәк, ашказаны, сөякләр, кан өчен файдалы. Аннан соң шикәр диабеты булган кешеләр хөрмәне ашый алалар. Хөрмәнең һәрбер сортында төрле файдалы витаминнар бар», – дип сөйли ул видеода.