ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Тәүбә, нәрсә кылана!» – Илнат Фәрхуллин концертына тәртипсез тамашачы килгән

0

Илнат Фәрхуллин концертларына хәзер биюче кызлар кирәк түгел, барысын да ялга җибәрә ала. Җырчының иң яшь кызларны да уздырып бии, әле биюнең дә ниндиен бии торган тамашачысы барлыкка килгән. Идеаль үк булмаган гәүдәсенә сыланып торган кыска күлмәк, аягына биек үкчәле туфлиләр кигән, Илнатка сырыша-сырыша биюче олы яшьтәге ханым социаль челтәрләрне шаулаткан. «Татарлар» телеграм каналында бу ханымны төрлечә бәяләгәннәр.

«Дурдом!»; «Тәүбә, нинди генә юньсез хатын-кызлар юк, ә, оялмыйча, сәхнәдә нәрсә кылана. Үзләренчә матур дип уйлыйлармы соң болар?»; «Абау, нинди ямьсез»; «Бераз салган бу хатын. Хурлык»; «Үзе симез, күлмәген дә үз размерын кимәгән»; «Бу ханым үзен бик иркен тота»; «Оят, оят, уффф, ничек шулай тотып була үзеңне. Инде олы яшьтәге хатын бугай»; «Точно бераз җибәргән бу хатын, күбрәк булмаса, гыйбрәт»; «Оят качар, дигәннәр ахырзаман алдыннан»; «Кү...нә тибеп төшерергә кешесе юк»; «Хатын-кызның азуы җитте»;«Бу нинди хәшәрәт тагын»; «Кыска кигән тагын, фигурасы матур булса иде, адәм хурлыгы». «Хатын-кызлар, бәягезне төшермәгез инде. Сезге карарга килмиләрдер бит. Сезне исеректер дип уйлый халык», – дип мәш килә халык «Татарлар. Казан. Татарстан» Телеграм-каналы куйган әлеге видео янында.

Концертында мондый башбаштаклыкларга юл куючы Илнат Фәрхуллинны гаепләүчеләр дә бар. Кайберәүләр фикеренчә, артист җитдирәк булса, тамашачы үзен болай тота алмый.

«Мин концертта шундый оятсыз галәмәтләргә туры килсәм, билет акчамны кире таләп итәр идем. Аны карарга дип түләмәгән ич, вакытымны сарыф итеп, андый тилеләрне карарга дип килмим»; «Мин сезнең белән йөз тапкыр килешәм. Соңгы вакытта бик тәртипсез, тәрбиясез була башлады»; «Бик сайлап кына йөрим мин. Вадимның концертына бардым соңгы тапкыр. Эльмира Кәлимуллинаныкы булдымы икән, төгәл хәтерләмим. Күбрәк классик җырлар концертларына йөрим. Шуңа туры килмим мондый хәлләргә. Күп җырлаучыларга чакыру кәгазе бирсәләр дә бармыйм, түләп бару түгел. Неужели үзләре сәнгатькә хезмәт итүчеләр нәрсә килешә, нәрсә килешми икәнне аңламый!?»; «Әйтәм ич, артист үзе юл куймаса, беркем дә сәхнәгә менеп болай тәртипсезләнми»; «Ике клоун, мәгънәсезләр»; «Минем уйлавымча, артисты ничек, тамашачы шулай кылана. Затлы, талантлы артистларыбыз бик аз…» – дип тетмәсен теткәннәр Илнатның да.

Әлеге хатын-кызны танып алучылар да булган. Бу ханым – Яшел Үзәнгә килгән бөтен артистларның концертларында да сәхнәгә менеп, шулай биеп йөрүче популяр апа икән.

«Кулыгыздан килмәгәч, көнләшеп ятмагыз анда. Килештерә белә бит. Сезнең ни эшегез бар? Күлмәгеме, фигурасымы, яшьме-картмы, җиппәргәнме-җиппәрмәгәнме»; «Илнат нәрсә эшли ала? Куып төшерә алмый бит инде», – дип, җырчы белән «биюче»не яклаучылар да бар.