Айгөл Шәйхетдинова: «Аллаһы Тәгаләдән елый-елый «әтиебезне интектермә инде» дип сорадык»
Гомер буе әти кызы, әтинең яраткан төпчек кызы булып үстем, – дип башлады сүзен җырчы. – Минем үземнән зуррак абыем һәм апам бар. Мин мәктәпкә кергәндә, алар өйдән чыгып киткән иде инде. Апам институтка укырга керде, абыем гаиләле булды. Әти белән әни янәшәсендә мин – яраткан төпчекләре генә калдым.
Әни эштә вакытта бөтен вакытымны әти белән уздыра торган идем. Тәмле ризыкларга хәтле пешереп ашата иде ул миңа. Әти бәрәңгене урталай ярып, бик тәмле итеп, духовкада пешерә торган иде. Шул иң тәмле бәрәңге булып күңелемдә калды. Башка андый бәрәңге пешереп ашатучы булмас инде.
Әти гомер буе машина йөртүче булып эшләде. Җәйге каникулларда мине гел автобусына утыртып йөртә торган иде. «Әти, синең белән барыйм әле», – дип, янәшәсенә кереп утырам. Вахта көткән вакытта әти печән чаба, ә мин, кечкенә кызчык, аның янәшәсендә булышып йөрим. Аннан соң, икәүләшеп, тәлгәшләп җиләк җыябыз. Әти бер тәлгәшне җыеп миңа бирә, икенчесен әнигә алып кайта. Әнине бик яратып гомер итте ул. Менә болар – балачагымдагы әти белән бәйле иң якты, иң рәхәт мизгелләр.
Әтиебез бик яхшы күңелле, йомшак кеше иде. Беркайчан кеше сөйләмәде, кеше тикшермәде, безгә дә рөхсәт итмәде. Бөтен кешегә ярдәмчел булды. Нинди бәйрәм булса да, әти-әнине табын түренә чакыралар иде. Үлем-китем булса да беренче әти йөгерә торган иде. Әти нәселебездә, гаиләбездә генә түгел, авылда да бик кадерле, хөрмәтле кеше булып яшәде, – дип искә ала Айгөл.
Җырчы сүзләренчә, әтиләре әле пенсиягә чыккач та эшләп йөргән. Моннан 3 ел элек егылып, паркинсон авыру белән интегә башлый. Егылып, оча сөяген сындыра һәм башка аягына баса алмый инде.
– Урын өстенә калгач, әтине ахыргы көннәренә кадәр әниебез карады. Сабый баланы тәрбияләгән кебек кадерләп тәрбияләде. Ничә еллар урын өстендә чип-чиста булып ятты әтиебез. Кайткач та кысып-кысып кочаклап ярата торган идек үзен. Узган ел Яңа еллар тирәсендә авырайды, тамагыннан да үтмәде. Аяклары азрак кәкрәеп калды, бер кулы йөрмәс булды. Сөйләшүе дә аңлашылмый башлады. Инсульт булдымы икән әллә, дип тә уйладык. Әтиебезне шундый халәттә күрүе бик кыен булды, үзәкләребез өзелде. Гел ятып торганга, соңгы көннәрендә, ике яклап чәй тәлинкәсе кадәр чи җәрәхәтләр барлыкка килде. Шулхәтле кызганыч иде. Аңа берничек тә ярдәм итеп булмаганга, йөрәк сыкрап, Аллаһы Тәгаләдән, елый-елый, әтиебезне интектермә инде, дип сорадык. Аның ул күзгә карап ятулары…
Аллаһы Тәгаләбезгә мең рәхмәтләр, әтиебезне озак азапламады. Безгә инде моны кабул итәргә генә кала. Әтиебезгә анда мондагыга караганда күпкә яхшырактыр, дип ышанасы килә. Урыны, һичшиксез, җәннәт түрләрендә булыр, чөнки аның кебек яхшы кешене мин башка белмим. Аллаһы Тәгалә булган гөнаһларын кичерсен, җаннары тынычлап ятсын иде, – ди Айгөл.
Әмирҗан абыйны, үзенең исән чакта әйтеп калдырган теләге буенча, туган авылы – Сарман районы Иске Кәшер авылында җирләгәннәр.
Без үзебез гомер буе Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында гомер иттек. Иске Кәшер бездән ерак авыл түгел. Әти хәзер туган авылы зиратында, әти-әниләре, өч туганы янәшәсендә ята. Әтинең бер энекәше генә калды инде. Ул да әти белән саубуллашырга килә алмады, шулай ук авыр хәлдә.
Әти киткәч, кызым белән 1 атна әни янында торып тордым. Әти үзе җиңел рәхәт кеше булгач, озатулары да күркәм булды. Туганнар, якыннар, күршеләр бик ярдәм итте. Җидесен дә җиңеллек белән уздырып җибәрдек. Ашына барыбыз да кайтып, балалары, туганнары, дуслары җыелып, шундый матур табыннар артында уздырып җибәрдек.
Кырыгын инде Чаллыдагы берәр ресторанда ифтар ашы итеп уздырырбыз, дип ниятләп торабыз. Ходай исәнлекне бирсен.
Әтиемне көненә берничә тапкыр искә төшерәм. Көннәр узган саен ныграк сагындыра. Бергәләп кунакка йөргән вакытларыбыз, шаярышып сөйләшеп утыруларыбыз күңелдә… Әти күп белә иде, җор телле кеше булды. Без барыбыз да, шундый әтиебез булды безнең, дип, горурланып әйтә алабыз. Ул да безнең белән горурланып яшәгәндер, бездән риза-бәхил булып киткәндер, дип өметләнеп калам. Бик бәхетле әти, бабай иде ул. Үзе горурланырлык балалар тәрбияләп үстерде, янәшәсендә гомер буе терәк булып яшәгән мәхәббәте – әниебез булды. Әти-әни өчен балалары үзләреннән алда китеп бару – иң зур сынаудыр. Ходай Тәгалә әтиебезне андый сынаулардан да саклады, шөкер. Безне җитеш тормышта яшәтте. Ни теләсәк шуны кидек, кая теләсәк – шунда бардык. Шуңа күрә әтигә без бик рәхмәтле.
Әни хәзер ялгызы гына калды инде. Документ эшләре төгәлләнгәч, үзебез янына кунакка алып килербез, дип торабыз. Әмма авылны ташлап бөтенләйгә килү турында уйламый әле. Күршеләр белән йөрешеп тора. Әнигә хәзер әтидән башка гына алга таба яшәргә өйрәнергә кирәк инде. Инде әниебез исән-сау булып, безнең белән озак еллар бергә яшәсен иде, – дип сөйләде безгә Айгөл Шәйхетдинова.
Айгөл белән Ришатның һәм барлык туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Әтиегезнең урыннары оҗмах түрләрендә булсын!
- «Бер канатым сынды...» Айгөл – Ришат Шәйхетдиновлар гаиләсендә кайгы