ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Ике баланы тешләделәр инде»: Минзәлә халкы мәктәп янында йөрүче этләр көтүенә зарлана

0

Минзәлә халкы мәктәп янында йөрүче этләргә зарлана. Ата-аналар балалары өчен курка. Этләр ташланган очраклар булган инде.

«Мензелинск онлайн» «ВКонтакте» төркемендә 2нче мәктәп янында йөрүче этләр турында инде берничә тапкыр язганнар, хуҗаларына мөрәҗәгать итәләр. «Хуҗаларыннан этләрне бәйдә тотуны сорыйбыз. Балалар йөри. Этләр кешеләргә ташлана. Бүген канга баткан бер эт йөгереп йөри иде. Муеныннан кан агып тора иде. Этләр үзара сугышкан булса кирәк. Хуҗаларыннан этләрне урамга чыгармауны сорыйбыз. Урамнан йөрергә куркыныч», – дип язганнар берничә көн элек.

Бу мөрәҗәгатьне язучыны күпләр хуплаган. «Бер атна элек 2нче мәктәп янында этләр ике баланы тешләде инде», – дип язганнар комментарийда. «Балалар өчен куркыныч», – дип язалар.

Әлеге мөрәҗәгатькә комментарий итеп «Официальный Мензелинск» төркеменнән җавап язылган.

«Бу мәгълүмат этләрне тоту хезмәтенә җибәрелде. Кызганыч, шәһәр урамындагы этләрнең күбесе өйнеке (муенчаклары бар). Хөрмәтле эт хуҗалары, этләрне бәйдә тотуыгызны сорыйбыз. Искәртеп узабыз: Ленин паркында этләрне йөртү өчен махсус мәйдан бар», – диелә. Этләрне тоту буенча оператив чаралар башкарылсын өчен, шәһәрнең башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителгән.

Берничә көннән тагын бер пост язылган. Мәктәп янында 5 эт йөри, дигәннәр. «Официальный Мензелинск» шул ук комментарийны калдырган.

Кичә генә тагын бер язма чыккан. «Бүген машинада мәктәп яныннан узып барганда, эт бер хатынга ташланды, белмим, тешләгәнме икән», – дигәннәр.