ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Якутиядә хатын-кызлар ир-ат гинекологны маникюр ясатырга мәҗбүр иткән

0

Якутиядә хатын-кызлар гинекологны тырнакларына маникюр ясарга һәм, гомумән, үз-үзен карарга мәҗбүр иткән. Югыйсә, хатын-кызлар аңа йөрүдән баш тарткан, дип яза «База» телеграм каналы.

Георгий – Калининградтан килгән табиб-гинеколог. «Земский доктор» программасы буенча ул Якутиянең Таттинский олысына эшкә килә. Тик аның табиб булып билгеләнүе турындагы хәбәр һәм фотосы интернетта таралгач, Якутиядәге хатын-кызлар аңа килүдән баш тарта башлаган. Эш Георгийның тышкы кыяфәтендә: фотоларга караганда, ул озын, куе сакаллы, тырнаклары озын булып үскән һәм төпләренә пычрак тулган.

Телеграм-канал мәгълүматлары буенча, Георгий аккредитация узган, белеме яхшы, тәҗрибәсе бар. Таттинский хастаханәсе баш табибы ике кандидат арасыннан нәкъ менә аны сайлаган. Якутиянең Сәламәтлек саклау министрлыгыгындагы чыганак сүзләренчә, табибны кабул итмәү якут ир-атларының менталитетына бәйле: алар хатыннарын көнли һәм чит-ятларны өнәми.

Социаль челтәрләрдәге тәнкыйтьнең файдасы булган: Георгий маникюр ясаткан һәм хәтта, якут телен дә өйрәнә башлаган. Фотоларда күренгәнчә, ул блокнотка «сәлам», «исемегез ничек?» һәм «рәхмәт» сүзләренең якутча ничек булуын яза.