Сурия Усманова телне саклау турында: «Бездә Якутиядәге эшләрнең 5 проценты да эшләнмәде»
Очрашуның инициаторлары: Тәэминә Биктимирова, Сурия Усманова, Айсылу Галиева һәм чараны оештыруда, аның эшлекле, файдалы үтүендә ярдәм итүче – Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Илсөяр Иксанова.
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
Очрашуда Фәнзилә Җәүһәрова, Рәхимә Арсланова, Гөлшат Галиуллина, Ландыш Фазуллина, Лена Тябина, Филүсә Арсланова, Нәзилә Сафиуллина, Энҗе Даутова, Ләйсән Миңнуллина, Рузилә Фәттахова, Рәмзия Муллахмәтова, Эльмира Закирова, Гөлнур Сафиуллина, Фәния Әхмәтҗанова, Эльвира Фатыйхова һ.б. катнашты. Очрашуны оештыручыларның берсе – Сурия Усманованың чыгышын тәкъдим итәбез.
«Проектлар эшли белсәләр, телне саклау өлкәсендә йөзәр түгел, меңәр проект эшләнер иде»
Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова, билгеле хатын-кызларны җыеп, татарның язмышын, иң авыр проблемаларын күтәрү, киңәшләшү турында күптәннән хыяллануын әйтте. Ул үзенең чыгышын телне саклап калу мөмкин хәлме икәнлегенә багышлады.
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
– Иң беренче нәкъ шул темага караган 1 документ һәм 2 язмага тукталам:
1) Протокол заседания конкурсной комиссии о признании несостоявшимся республиканского конкурса по предоставлению грантов в 2022 году из бюджета Республики Татарстан, направленных на развитие и функционирование государственных языков Республики Татарстан и других языков народов Республики Татарстан... За период с 30 ноября до 12 декабря 2022 года на конкурс была подана одна заявка... Решение комиссии: В связи с тем, что претендентом был представлен лишь один проект…, согласно пункту 2.7. Порядка заявитель не допускается к участию в конкурсном отборе и конкурс принается несостоявшимся. 16 декабря 2022 г.
Дәүләт биргән акчаны да алучы юк. Ни өчен конкурсларга катнашмыйлар соң? Җавап: проектлар эшли белмәгәнгә. Әгәр дә республикада бу өлкәне белсәләр, телне саклау өлкәсендә йөзәр түгел, меңәр проектлар эшләнер иде. Бу эшләнмәгән эшнең нәтиҗәсе – ачылмаган шәхси балалар бакчалары, мәктәпләр, хәтта күптән хыялланган университет.
2) 2024 елда Казанда 100дән артык тел белүче, чит телләрне тиз өйрәнү буенча китаплар һәм дәреслекләр – күнегүләр авторы Дмитрий Петров лекция укыды. «Телгә кызыксыну уятуда гаилә белән мәдәниятнең көче бик зур. Россиягә кагылышлы 2 мисал китерәм. Бөтен халкы белән диярлек үз телен белгән ике милләт бар: якутлар һәм чеченнар. Якутлар милли мәдәният аша телне саклый. Алар булдырган мәдәни контент башка халыкларның төшенә дә керми. Якутларның кинематографияләре көчле. Алар төшергән киноларны, сериалларны чит илләрдә дә, тәрҗемә итеп, яратып карыйлар. Якутск Казаннан күпкә кечкенә булса да, 7 милли театр эшли. Аларда һәрвакыт аншлаг. Якутлар яңа спектакльләр, идеяләр гел уйлап чыгарып торалар».
- «Йөз тел белүче полиглот: «Сөйләшә башлар өчен меңләгән сүз ятлауның кирәге юк»
3) Казанның 186нчы «Перспектива» күппрофильле лицеенда төбәкләрдә туган телләрне саклау һәм популярлаштыру темасына багышланган семинар булды. «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» семинарлар циклын Казан мэриясе һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе уздырды. Шул семинар турында Зилә Мөбәрәкшина язмасыннан өзек:
«Иван Шамаев: «Нигездә Якутиядә бу эшчәнлек иҗтимагый хәрәкәт тарафыннан алып барыла. 1996 елда якут телендә балаларны тәрбияләү-укыту җәмгыятен оештырдык. Шул ук елда «Анам теле» хәрәкәте башланды. Шушы ике оешма якут теленә теләктәшлек белдереп торды: галимнәр балалар белән эшләде, якут класслары ачылды.
2021 елда туган тел патриотларын – журналистларны, педагогларны, язучыларны җыеп, туган телне саклау юнәлешендә хәрәкәт барлыкка килде. Якутиядә рус телендә генә сөйләшүче интеллигенция бар. Хәзер алар: «Без туган телебезне өйрәнергә, туган телебездә сөйләшергә, балаларыбызны туган телдә тәрбияләргә тиеш», – дип, яңа хәрәкәт башладылар. Шулай итеп, иҗтимагый хәрәкәтләрдә кешеләр арта барган саен, җитәкчелек тә әлеге хәрәкәткә теләктәшлек белдерә. Ярый әле җәмәгать эшлеклеләре бар, дибез».
- Якут, чуваш, татар туган тел турында: «Проблема яшь буында гына түгел, өлкән буында да!»
Бүгенге көндә якутларның саны 500 меңгә якын. Шул ук вакытта 200 мең якутның, милли киемнәр киеп, меңнәрчә чакрым юллар үтеп, милли бәйрәмнәренә килгәннәренә бездә аптырыйлар һәм сокланалар. Якутлар үзләренең рухларын саклады, төп проектлары гореф-гадәтләрне саклауга, милли аңны үстерүгә, тарихны белүгә юнәлдерелгән иде. Бүгенге көндә якутларның 95 проценты үз телен белә. Без бит бер үк законнар нигезендә бер илдә яшибез…
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
«Оешмаң булмаса, бернинди конкурсларда катнашып булмый»
– Якутлар сайлаган юл белән телне саклап булганны 15 елдан артык сөйләп киләм.
Фото: ©«Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
Үзем турында берничә сүз: мин бу өлкәдә 2000 еллардан бирле, бүген 3нче оешманы җитәклим. Оешмаң булмаса, бернинди конкурсларда катнашып булмый, беркайдан да акча ала алмыйсың.
Иң беренче оешманы 1997 елда, Дәүләт Советының даими Парламентында эшләгәндә ачкан идем. Ул елларда балалар, гаилә, хатын-кыз проблемалары белән шөгыльләндем, шуңа оешмам «Защита прав детей» дип аталды. Аннан соң социаль-юридик институтта укыдым һәм икенче югары белем алдым. Миңа укытучы: «Дипломны «Гражданско-правовая ответственность в сфере здравоохранения» темасына эшләгез, сез бит табиб», – дип тәкъдим итте.
Шулай итеп, бик кызыклы «медицинское право» өлкәсенә кереп киттем. Бу юнәлештә эшләр өчен, икенче оешма ачтым – «Центр правового обеспечения медицинской деятельности» дип атала. Менә бу китаплар «Что необходимо знать каждому, кто обращается за медицинской помощью» һәм «Что необходимо знать призывникам и родителям» грантларга эшләнелде, берничә тапкыр басылдылар.
Хәзерге оешмам «Региональная общественная организация Республики Татарстан «Поддержка женщин, семьи и детей» «СИРИУС» дип атала. Шул оешма аркылы Тәэминә Биктимирова белән Чистай өязе мәгърифәт йолдызларына багышланган проект эшләдек һәм «Татнефть» оештырган конкурста җиңдек. Проект нигезендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында шул темага багышлап конференция үткәрдек. «Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары: тарихи-документаль һәм биографик җыентык» эшләдек. Китапның презентациясен Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә үткәрдек
Якутия һәм Татарстанны чагыштырабыз: «Бездә Якутия башкарган эшләрнең 5 проценты да эшләнмәде»
– Социологлар җәмгыятьне шартлы рәвештә 3 секторга бүлә: дәүләт оешмалары, бизнес һәм коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар. Өченче секторга төрле иҗтимагый оешмалар керә: дини оешмалар, профсоюз, спорт оешмалары, төрле бакчачылар ширкәтләре һәм башкалар. Ә НКО – коммерцияле булмаган оешмалар.
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
Үзгәреш еллары башлануга, Россиядә бу өлкәгә игътибар бик зур булды. Төп эш укыту иде, төрле курслар, форумнар оештырдылар, укырга чит илләргә җибәрделәр, 2006 елда Иҗтимагый палата ачтылар, шул ук елдан коммерцияле булмаган оешмалар өчен конкурслар үткәрә башладылар. Россия күләмендә бар булган оешмаларның 70-80 проценты мәгърифәтчелек өлкәсендә эшләде.
Россиянең калган төбәкләреннән Татарстан аерылып торды:
1) Безнең республикада бер юнәлешне генә алдылар – хәйриячелек һәм волонтерлык. Хәйриячелеккә багышлап, һәр ел саен зур кичәләр үткәрделәр, көне-төне шул хакта сөйләделәр. Республика халкы 3нче секторны шул хәйриячелек дип кенә аңлады, башка юнәлешләрнең нигә кирәк икәнен дә, секторның мөмкинлекләрен дә белмәде. Хәйриячелек кирәк, һәм ул – саваплы эш, әмма ул эш – бер кешедән алып, икенчеләргә бирү генә. Бу юнәлештә эшләргә халыкны укытып торырга да кирәк түгел. Бу проектлар халыкның аң-белемен дә арттырмады, халыкның тарихын, үзаңын саклап калуда да роле булмады.
Татарстандагы 3 секторның икенче үзенчәлеге – халык актив булсын, бу секторга килсен өчен бик аз эшләнде. Аны Дәүләт органнары эшләргә тиеш иде, Якутиядә башкарган эшләрнең бер өлешен санап китәм (рус телендә):
– Саха (Якутия) Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча министрлык төзелде. Татарстанда коммерцияле булмаган оешмалар белән шөгыльләнүче дәүләт органы юк.
– 2017 елда Саха Республикасы (Якутия) башлыгы каршында коммерциячел булмаган оешмалар советы төзелде, ул Саха Республикасының Социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләрен хәл итүдә коммерциячел булмаган оешмаларның нәтиҗәле катнашу механизмнарын булдыруга ярдәм итүче киңәшмә һәм консультатив орган булып тора. Татарстанда андый совет юк.
– 2014 елда «Саха (Якутия) Республикасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме турында» закон кабул ителде. Татарстанда андый закон юк.
– Саха (Якутия) Республикасында – 7, Татарстанда 6 ресурс үзәге эшли (Саха-Якутиядә халык саны – 980 мең, Татарстанда – 4 млн).
– Саха (Якутия) Республикасында ел саен гражданнар форумнары уздырыла. Татарстан Республикасында һәр 2 ел саен форумнар үткәрелә.
– Коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәмне камилләштерү максатларында төрле темаларга зональ форумнар уздырыла. Татарстан Республикасында зона форумнары үткәрмиләр.
– «Гражданлык активисты көне» гамәлгә куелды. Бу көнне бөтен республика гражданлык активистларын хөрмәтли, премияләр тапшыра, халыкны актив булырга өнди. Татарстанда андый бәйрәм юк.
– Шәһәрләрдә үзләренең иҗтимагый палаталары булдырылган, һәм алар үз эшчәнлекләре турында ел саен докладлар әзерли. Татарстанда бу эш юк.
– Коммерцияле булмаган оешмалар ассоциациясен булдырганнар. Татарстанда – юк.
– Якутиядә күпфункцияле үзәкләрдә коммерцияле булмаган оешмаларны теркәү өчен документлар әзерләргә ярдәм итүче белгечләр бар, һәм шунда ук аларны теркиләр. Татарстанда – юк.
– «Якутиянең коммерцияле булмаган оешмалары» мобиль кушымтасын Саха (Якутия) Республикасы Яшьләр эшләре һәм социаль коммуникацияләр министрлыгы белгечләре эшләгән. Кушымта аша Якутиянең коммерцияле булмаган оешмалары, булган һәм булачак чаралар, төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге коммерцияле булмаган оешмалар өчен конкурслар турында актуаль мәгълүмат, теркәлү узарга, бетерергә, үзгәрешләр кертү өчен документлар тапшырырга мөмкин.
Бездә Якутия башкарган эшләрнең 5 проценты да эшләнмәде... Күпме хәрәкәтләр бар анда, бик актив эшлиләр. Ә анда, халык актив булсын өчен, Дәүләт органнары эшли. Халык актив булмаса – бернинди хәрәкәт тә эшләмәячәк.
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
«Актив, эшлим дип торган хатын-кызларны тапсак, хәрәкәт башларга дип уйлыйбыз»
– Тагын бер ачы хакыйкатьне ачтым: протокол ярдәм итте. 3нче секторны аякка бастырмыйча, проектларны эшләргә өйрәнмичә, дәүләт биргән акчаны да куллана алмыйбыз икән бит.
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
Республикадагы 3нче секторның эшен үзгәртергә теләп, төрле юнәлештә эшләдем:
1) 3нче секторны бик яхшы өйрәндем. Россия күләмендә алып барылган эшләрне, төбәкләр тәҗрибәсен, безнең республикадагы секторның торышын өйрәнеп, анализ ясап, 2008 елда – беренче докладны, 2018 елда икенче докладны яздым. «Аналитический доклад о состоянии 3 сектора в Республике Татарстан» дип атала.
2) Республика җитәкчеләренә докладларымны җибәрдем.
3) Шул өлкәгә җаваплы бар җитәкчеләр белән очраштым.
4) Үзем түгәрәк өстәлләр оештырдым, шул темага багышланган түгәрәк өстәлләр, форумнарда катнаштым.
5) Газеталарда мәкаләләр урнаштырдым.
2008 елда «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә редактор Исмәгыйль Шәрәфиев ярдәме белән түгәрәк өстәл уздырдык.
Киләчәктә планлаштырган эшләрнең кайбер темаларын санап китәм: мәгърифәтче хатын-кызлар, демография, сәламәтлек саклау, театр һ.б. Татар милләтенең киләчәген хәл итә торган бар актуаль проблемаларны күтәреп, киңәшләшеп, булдыра алганча хәл итәргә, дигән уйлар бар.
Әгәр бу очрашуны оештырган Айсылу Галиева, Тәэминә Биктимерова һәм минем кебек актив, эшлим дип торган хатын-кызларны тапсак, Чаллыда, Әлмәттә, Чистайда һ.б. очрашулар уздырып, хәрәкәт башларга дип уйлыйбыз.
Бүгенге көндә нәрсә эшләргә кирәк:
1) Татар мәгьлүмат чараларында 3нче сектор турында сөйләргә, актив хатын-кызларны җыярга. Актив хатын-кызларны укытырга хәзер мөмкинлекләр бар.
2) Хәзер Татарстанда 6 ресурс үзәк бар, укырга мөмкинлекләр җитәрлек.
3) Курсларда укып, тиз арада оешмалар төзергә, теркәлү үтәргә, быел ук конкурсларда катнашырга мөмкин.
4) Аерым төркем оештырып, якутлар тәҗрибәсен өйрәнергә.
Үзем ниләр эшләргә җыенам:
1) Киләчәктә шул темага багышланган материалларны социаль челтәрдәге сәхифәмә урнаштырырга исәплим.
2) Укытыр өчен курсларны (семинарларны) оештыру эшен башлап җибәрермен.
Тема авыр, һәр газета бу теманы ачар өчен, халыкка аңлатыр өчен, бик күп язмалар урнаштырса да, чак кына булыр. Һәрвакыт хатын-кызларга: «Оешмалар төзегез, проектлар эшләгез», – дип үгетлим. Авыр бит, күп укырга кирәк, диләр. 100 ел элек безнең мәгърифәтче хатын-кызларга бер дә «авыр» булмаган икән. «Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары: тарихи-документаль һәм биографик җыентык»ка игътибар итегез әле. Анда Хәдичә Ямашева-Таначева турында язма – иң беренче. Шул бүлектә ул төзегән комитетның уставын да урнаштырдык. Ул бүген дә актуаль. Хәтта шул уставка берничә төзәтмә генә кертеп теркәлергә мөмкин. Нинди акыллы, белемле, алдынгы карашлы булганнар безнең хатын-кызлар...
Сүземне тәмамлап, очрашуга мөмкинлек биреп, ярдәм иткән өчен, Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдуллага, Илсөяр Ихсановага зур рәхмәтләремне җиткерәм. Киләчәктә Казан, Чаллы, Әлмәт, Чистай һәм башка шәһәр, районнарда да язучылар белән кулга-кул тотынып эшләрбез, дип уйлыйм.
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
Калган спикерларның чыгышы алдагы язмада чыгачак.