ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Сорап та тормады»: Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның кызлары әнисе янына сәхнәгә чыккан

0

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның кызлары, бәләкәй Нәзирә, әнисе янына сәхнәгә чыккан да, тамашачыны шаккатырган.

«Сорап та тормады, әнисе янына сәхнәгә чыгып китте Нәзирә», – дип яза баланың әтисе. Бәләкәч һич кенә дә каушап калмый, чыга да, әнисен кочаклап ала. Зөлфирә алдында эшләп торган вентилятор янына килеп баскач: «Монда җил исә», – ди кызчык. Нәзирә тамашачыга шигырь дә сөйләп бирә. Халык аны бик җылы каршы ала.

Видео астында комментарий калдыручылар да сокланган.

И-и-и Аллам, яңа туган иде бит! Инде концертта шигырь сөйләп йөри. Күз тимәсен үзенә! Булачак артист;

Алма агачыннан ерак төшми инде, афәрин!

Ике талант иясеннән туган бала талантлы булмый калмас инде. Бер үк күз тия күрмәсен, – дип бик матур теләкләр язып калдырганнар.