ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

350 көрәшче, бүләккә – «сәпит» һәм яңа рәис: Муса Җәлил турнирыннан ниләр көтәргә?

0

«Муса Җәлил – бөтен дөньяга танылган каһарман, турнир да шундый булырга тиеш»

14-15 февраль көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган турнир узачак. 62нче тапкыр үткәрелүче ярышта 40ка якын командадан 350дән артык спортчы катнашачак.

ТР Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров әйтүенчә, Муса Җәлил турниры бөтен дөнья буенча танылган чара, ярышта катнашу өчен чикләүләр юк.

Муса Җәлил турниры халык арасында иң киң таралган. Бу – ачык турнир, Татарстан беренчелегенә башкача сайлау бара, ә монда кем килсә дә, көрәшә ала. Муса Җәлил бөтен дөньяга танылган каһарман, турнир да шундый булырга тиеш. Ярышка бик ныклап әзерләндек, көрәшчеләрне көтәбез, ярыш кызу булачак. Безнең хәзер командалар арасында бик зур конкуренция бара. Соңгы 5-6 ел дәвамында Әлмәтлеләр беренчелекне тоттылар. Хәзер исә Яр Чаллы беренчелеккә чыкты. Ул бит ярты Казан диярлек, монда да берничә команда киләчәк. Бу – республикабызда көрәшнең үсүе турында сөйли, шатлыклы яңалык.

​Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Хәлил Шәйхетдинов: «Көрәшчеләребезнең физик яктан гына түгел, рухи яктан да көчле булуларын телибез»

Татар көрәшенең дәрәҗәсе көннән-көн арта, без шушы рухта, Муса Җәлилгә охшатып, көрәшчеләребезнең физик яктан гына түгел, рухи яктан да көчле булуларын телибез. Бәйгедә көрәшчеләр саны, командаларның әзерлекләре елдан-ел көчәя. һәрбер үлчәү авырлыгында бик зур конкурентлык. Тарихка күз салсак, 1964-1970 елларда турнир 4 үлчәү авырлыгында булган, 1971-1981 елларда – 5, аннан соң – 9, ә соңгы елларда – 10, һәм без 11 үлчәү авырлыгында үткәрәбез. Көрәшчеләр саны бик күп. Һәр көрәшчегә Муса Җәлил турнирында җиңү – зур дәрәҗә, – ди Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

Көрәшчеләргә әзерләнгән приз фонды Татарстан беренчелегендә кебек булачак. «Хәзер турнирларда яңа көрәшчеләребез дә барлыкка килә башлады. Аларга һәрдаим акчалата ярдәм итеп тору мөһим. Бәйгедә көрәшчеләрне зур финанс бүләкләр көтә. Беренче урынга – 100 мең, икенчегә – 70 һәм 2 өченче урынга 50шәр мең сум акчалата бүләк каралган», – дип искәртте спорт министры урынбасары.

Шулай ук турнирда Ильяс Галимов исемендәге махсус премия дә тапшырылачак. Әлеге бүләк 30 мең күләмендә турнирның финал алышларында иң матур алым күрсәткән көрәшчегә биреләчәк.

  • Премия 2020 елда вафат булган танылган көрәшче Ильяс Галимов истәлегенә булдырылган.

​Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Федерациядә яңа рәис… кем икәнен Аллаһы Тәгалә генә белә»

Матбугат конференциясендә Татарстан Көрәш федерациясенә яңа рәис сайланачагы билгеле булды. Сайлаулар 15 февральгә, Муса Җәлил истәлегенә турнирның икенче көненә, 10.00 сәгатькә билгеләнгән. Рәислеккә кемнәр дәгъва кылуы турында Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сөйләде.

Кандидатлардан Марат Готович (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. Инт.), Рөстәм Галиуллович (Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин. – Инт.) каралачак. Шимбә көнне барысы да билгеле була. Марат Готович федерацияне озак еллар алып бара, телләр комиссиясендә дә эшли, зур хезмәт башкара. Ул һәрвакыт безнең белән, без аңа бик рәхмәтле. Әмма кайбер үзгәрешләр булыр, дип көтелә. Анысын инде президиум хәл итә. Мин бу мәсьәләгә кысыла алмыйм, – диде ул.

Башка кандидатлар да булуы бар, дип ишарәләде Хәлил Шәйхетдинов. Тулы исемлек 15 февраль көнне билгеле булачак.

Безнең яңа рәис сайлау теләгебез бар. Төгәлрәк шимбә көнне сөйләшербез. Кем буласын әйтә алмыйм, бүген моны Аллаһы Тәгалә генә белә, – диде Хәлил Шәйхетдинов.

Марат Әхмәтов, Хәлил Шәйхетдинов һәм Рөстәм Кәлимуллин «Манзара» спорт һәм музыка премиясендә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

«Иң зур бүләк – велосипед»

Турнирны оештыру нечкәлекләре турында «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин сөйләде. Быел ул – беренче тапкыр оештыручы вазифасында, баш мөхәррир берничә ел чарада журналист буларак катнашуын искә алды:

2008 елдан бирле әлеге турнирда журналист буларак катнашам. Шулай насыйп булды, бүгенге көндә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган турнирның оештыручысы булырга туры килә. Бу эшкә рәхәтләнеп тотындык. Көрәшчеләр физик яктан шаккатырсалар, без тамашачыларның күңелен күрергә тырышабыз. Быел бездә яңалык –ялгышмасам, без Чаллыдан соң икенче булып, тамашачылар арасында акция үткәрәчәкбез – кемнәр көрәш карарга килә, беренче көнне ахырга кадәр карап бетерә һәм купон ала, аларга бүләкләр әзерләдек. Иң зур бүләк – велосипед, тамашачыларны шулай ук «Apple» техникасы, чәчтарашханәгә сертификатлар һәм башка бүләкләр көтә, – дип сөйләде ул. – «Сәпит»ле булырга теләсәгез – көрәшкә рәхим итегез! Чананы – җәйдән, арбаны кыштан әзерлә, ди әби-бабаларыбыз.

«Ватаным Татарстан» редакциясе һәр елдагыча турнирда матур пролог вәгъдә итте. Тамашада Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, Татарстанның атказанган артисткасы Резедә Сәләхова, җәмәгатьчелеккә үзләрен төрле яктан таныткан «Апуш» балалар театраль студиясе шәкертләрен күреп булачак.

Һәр елның үзенең стилистикасы, үзенчәлеге. Бу елны да ныклап әзерләндек, редакция көче белән генә түгел, оештыручыларны читтән дә җәлеп иттек. Тамашада Камал, Тинчурин театрының данлыклы артистлары катнашачак, – дип искәртте Илназ Фазуллин.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Киләсе елда – Чаллыга»

Матбугат очрашуында Муса Җәлил турнирының 2026 елда кайсы шәһәрдә узачагы ачыкланды. Билгеле булганча, турнир Яр Чаллы шәһәре белән тыгыз бәйләнгән, моңарчы әлеге шәһәрдә ярышлар берничә тапкыр уздырылган иде. Киләсе елда Чаллының 400 еллыгы уңаеннан узачак юбилей чараларын исәпкә алып, ямь өстенә ямь өстәп, шәһәр Муса Җәлил турнирын да кабул итәчәк.

Чаллы шәһәре Көрәш федерациясенең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин шәһәрнең Көрәш федерациясе әлеге зур эшкә алынырга әзер икәнлеген әйтте.

Теләгебез бик зурдан, иншаллаһ. Җитәкчелек тарафыннан да безгә нык зур көч, мөмкинлекләр бирәләр. Турнирны үткәрергә рөхсәт булса, без аны бөтен килгән кунакларны каршы алып, кунак итеп, зурлап уздырырбыз. Безнең бөтен мөмкинчелекләр дә бар, – диде ул.

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов исә чараның Чаллыда үтүе төгәл планлаштырылганын белдерде.

Мин мәсьәләне җиңеләйтәм. Безнең эш планы буенча шәһәрнең юбилей чаралары программасына Муса Җәлил турнирын уздыру да кертелгән. Киләсе елны ярышны Чаллыда уздыру планлаштырыла.

Димәк, 2026 елда көрәш карарга Чаллыга барачакбыз!

«Талаш, сугышлар, акырышлар кимеде»

Рамил Хисмәтуллин көрәш ярышларында хөкемдарлык мәсьәләсенә тукталды. Ул соңгы айларда Татарстанда көрәш хөкемдарлары өчен узган чаралар турында сөйләде, көрәшчеләрнең һәм тренерларның тынычлануын билгеләп үтте.

Безнең ярты елда гына 10нан артык семинар булды. Бөтен районнарны җыйдык, кемнәр кызыксына – барысы да килде. Анда кагыйдәләр буенча фикер алышулар булды. Көрәшчеләр арасында да, тренерлар арасында да талаш, сугышлар, акырышлар кимеде. Ярты елда нык үзгәрешләргә таба барабыз, аны читтә калдырып булмый. Татар көрәшендә үзгәрешләр элек тә булган, хәзер дә булып тора. Бу – уйлап чыгарылган кагыйдәләр түгел. Хөкемдарларга килгәндә, беребез дә читтән килгән кешеләр түгел. Алда булган бөтен абзыйларны, көрәшкә җанын-тәнен белеп эшләгән көрәшчеләрне беләбез. Бүген, Аллаһка шөкер, татар көрәшендә – хөкемдарлыкта да, көрәшчеләрдә дә – бик каты үсеш бара.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Дөнья булгач, шулай булырга тиеш»

Матбугат очрашуында Муса Җәлил турнирының абсолют рекордсмены – Айрат Гыйлаев та катнашты. Аның исәбендә 12 җиңү бар, турнирда әлегә аны узган көрәшче юк, тик тиздән булырга мөмин. Айрат үзе ярыштагы конкуренциягә уңай каравын әйтте.

– Бу ярышларда кем җиңәчәген алдан фаразлап булмый. Бөтенесе диярлек үзләренең пик формасында киләләр. Стабиль, яхшы көрәшүче егетләребез бар – Ранис Гыйләҗетдинов, Радик Сәлахов, Ренас Кәлимуллин техник яктан бик яхшы көрәшә. Башкаларны атап тормыйм, алар күп. Теләсә кайсы иртәгә минем рекордка җитәргә, мине узып та китәргә мөмкин. Дөнья булгач, шулай булырга тиеш. Кайчанда булса бу рекордны узарлар, дип уйлыйм, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Бер генә эшләгән кешенең дә хезмәте бәяләнмичә калмый»

Турнир кысаларында традицион рәвештә елның иң яхшы көрәшчеләрен һәм тренерларын да бүләкләячәкләр. Җиңүчеләр инде билгеле, көрәшчеләр исемлегендә исә быел яңалык бар – 3 җиңүче урынына 5 батыр билгеләнгән.

Алдагы елларда 3әр җиңүче була иде, быел – 5. Аның бит инде берсен калдырып, берсен бүләкләп булмый, бишесен дә бүләкләячәкбез, – диде ТР Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров.

Турнирда шулай ук көрәшне яктыртучы журналистлар арасында – 3 шәһәр һәм 3 район журналисты бүләкләнәчәк, иң яхшы хөкемдарларга да бүләкләр каралган.

Тренерлар арасында, бернинди бәхәссез, беренче урында Чаллы тренеры. Кемнең күпме чемпион тәрбияләгәне язылган, шуларны санап чыгабыз да, шуннан аларга билге куела. Монда бер генә эшләгән кешенең дә хезмәте бәяләнмичә калмый, – диде Марсель Таһиров. Ул бүгенге вазгыятьтә көрәш тренерларының мөһим роль башкаруларын билгеләп үтте.

Баланы көрәшкә китерү – инде зур адым. Килгән бар бала да чемпион була алмый, ә әти-әниләр аларны барысын да чемпион итеп күрәсе килә. Бик куркыныч спорт белән шөгыльләнәбез, имгәнү куркынычы да бар. Ләкин кем нәрсә әйтсә дә, прогресс бар. Безнең көрәш тренерларның тырыш хезмәте нигезендә яши. Безнең официаль 226 келәм бар, ләкин тренировкалар 300дән артык урында бара. Марат Готовичның шундый канатлы сүзләре бар, ул: «Көрәш – безнең милләтнең яшәү рәвеше», – ди. Бу – дөрестән дә шулай.

«Көрәш тормышта югалып калмаска ярдәм итә. Көрәшче җиңү тәмен дә, җиңелү ачысын да татый»

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та әлеге фикерне хуплады:

Бүген һәрбер районда боз сарайлары, бассейннар, универсаль заллар бар. Бөтенесең хоккей уйныйсы, туп тибәсе килә. Кайчан гына әле Казан шәһәрендә дә көрәшү өчен бер генә урын бар иде, хәзер һәрбер районда – мөмкинчелекләр. Балалар бит барыбер уенга тартыла, безнең көрәш – авыр хезмәт. Ләкин барыбер егетләрнең батыр буласы килә. Күптән түгел «Сабантуй» журналы призларына узган Татарстан беренчелегенә 300дән артык кечкенә көрәшче килде. Бу – безнең бәхетебез. Без – алар барысы да чемпион булыр дип әйтмибез. Ләкин алар нык ир булачак, гаиләдә хуҗа булып, гаиләне тарып баручы көч булачаклар. Көрәш тормышта югалып калмаска ярдәм итә. Көрәшче ул җиңү тәмен дә, җиңелү ачысын да татый. Көрәш – зур хезмәт!

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Нәтиҗәне көрәшчеләрнең яраткан шигаре белән ясыйсы килә: «ярышларның ничек узасын – келәм күрсәтер» – көтәбез! Сез дә килегез!

Ярышлар расписаниесе:

14 февраль

08.30 – судьялар корпусы киңәшмәсе

09.00 – барлык авырлык категорияләрендә ярышлар башлана (4 келәмдә)

09.00-10.00 – Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе президиумы («Ак барс» көрәш сараеның матбугат үзәге, 1 кат)

10.00-11.00 – ярышларны тантаналы ачу

11.00-12.00 – ярышларның дәвамы

12.00-12.40 – төшке ашка тәнәфес

15.0-15.30 – «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясеннән призлар уйнату

12.40-18.00 – ярышларның дәвамы

15 февраль

08.30 – судьялар корпусы киңәшмәсе

09.00 – барлык авырлык категорияләрендә ярышларны дәвам итү

10.30-11.30 – ярымфинал һәм финал көрәшләре

1.30-12.00 – ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү