Бәраәт кичәсе ничәсе була, бу кичтә нинди сүрәләр укып, ничек дога кылырга?
Казанның «Болгар» мәчете телеграм-каналында догалар кабул була торган кич турында аңлаттылар.
Пәнҗешәмбе, 13 февраль көнне кич белән мөбарәк булган Бәраәт кичәсе керә.
Бәраәт кичәсе – бик фазыйләтле, нурлы кичә. Мөэмин-мөселманнар бу кичәне гамәл-гыйбадәттә, Коръән укып, догалар кылып каршы алалар, чөнки бу кичә – догалар кабул була торган, һәркемнең киләчәк елы билгеләнә торган кичә.
Хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән:
«Шәгъбан аеның унбишенче кичәсе керсә, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар һәм боерыр: «Тәүбә һәм истигъфар кылучы булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булучы шифа сораса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?» – дип әйтер ди.
Шулай ук бу кичәдә мөмкинлек булганча өч Йәсин-шәриф укырга һәм дә һәрбер Йәсин сүрәсен укыганнан соң дога кылырга киңәш ителә.
- Беренче догада – озын гомер, ике дөнья бәхете, гамәл-гыйбадәттә булуны Аллаһ Тәгаләдән сорыйбыз.
- Икенче догада – бәла-каза, хәвеф-хәтәр, кайгы-хәсрәтләр күрсәтмә дип, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итәбез.
- Өченче догада – кешеләр кулына калдырма дип, Раббыбызга ялварабыз!
«Болгар» мәчете әлеге кичтә ахшам намазына чакыра. «Ләкин кем дә кем мәчеткә килә алмый икән, алар бу гамәл-гыйбадәтне үз йортларында да башкара алалар. Аллаһ Тәгалә һәммәбезгә дә бу мөбарәк булган кичәне гамәл-гыйбадәттә үткәреп, Раббыбызның ризалыгына, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп итсен! Изге догаларыбыз кабул булсын!» – диелә.