ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

190 км/сәг тизлектә җилдергән Диния нәзарәте автомобиле камераларга эләккән

0

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте машинасы, тизлекне арттыру сәбәпле, юл камераларына эләккән. Машина йөртүченең штрафлары да җыелган, дип яза «Mash Iptash» телеграм каналы.

Машина йөртүче 3 ай дәвамында юл йөрү кагыйдәләрен бозган һәм 14 тапкыр каядыр бик нык ашыккан. Приставларда 12 производство бар, аларның гомуми суммасы – 6 мең сум.

Иске штрафларның берсе – тизлекне сәгатенә 100 километрга арттырган өчен. Рөхсәт ителгән 90 км/сәг урынына машина сәгатенә 191 километр тизлек белән «очкан». «Mash Iptash» Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать иткән. Ул вакытта машинада пассажир булмаган, дигәннәр, ә машина йөртүчегә моның өчен «эләккән».

Казан халкы, намазга килгән кешеләр машиналарын юлда ике рәт итеп куеп калдыра, дип зарлана. Янда гына парковка булса да, бу күренеш күзәтелә. Диния нәзарәтендә моны хупламауларын әйткәннәр. Болай эшләргә ярамавын вәгазьләрдә дә әйтәләр икән.