«Бу җыр – безнең яшьлек тарихы»: Әнвәр Нургалиевтан премьера
Әнвәр Нургалиев «Яшь йөрәкләр» дип аталган яңа җырын тәкъдим итте. Аны барлык музыкаль мәйданнарда тыңларга була.
Җырның көен Айнур Шәрапов, ә сүзләрен Гөлфия Шакирова язган.
«Бу җыр – безнең яшьлек тарихы», – ди җырчы. Артистның язылучылары бу җырны көтеп алган.
«Яшь иделәр:
Яшь күңелләр, ал иреннәр...
Әйләнделәр, биеделәр
Яшь йөрәкләр».