Ризыкны йотмыйча, телне тидереп карау уразаны бозамы?
«Хозур дин турында» телеграм-каналында «Ризыкны йотмыйча, телне тидереп карау уразаны бозамы?» дигән сорауга җавап бирәләр.
Бу гамәл уразаны бозмый, әмма мәкруһ (шелтәле) гамәл булып санала.
Мәкруһ – ул шундый гамәл, аны кылган яки дөрес дигән кеше гөнаһлы була. Аңа отыш уеннар уйнау, ямьсез җырлар җырлау, кеше алдында әдәпсез кылану һ.б. керә.⠀
Ураза вакытында көндезен түбәндәге эшләрне кылу мәкруһ (шелтәле) санала:
- Файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү.
- Ризык һәм сагыз чәйнәү.
- Берәр азыкка телне тидереп татып карау.
- Иреннән үбү.
- Авыз ачмыйча, 2 көн рәттән ураза тоту.
- Авыруының артачагын белә торып, ураза тоту.
- Сатып алыначак малны (ризыкны) татып карау.⠀
Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләрне башкару дөрес санала:
- Балага ризык чәйнәп бирү (баланың ризыкны башкача кабул итү мөмкинлеге булмаганда).
- Күзгә сөрмә тарту.
- Тәһарәт вакытында мисвәк белән тешләрне пакьләү. Әмма чистарткан вакытта бүленеп чыккан төкерекне һәм мисвәкнең кисәкләрен йотарга ярамый.
- Кан алдыру.
- Сөлек салдыру.
- Госел коену.⠀