ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Интернетта интим видео таралганннан соң, баш табиб эшеннән киткән

0

Дагыстандагы Чародинск үзәк район хастаханәсенең баш табибы Курбан Рамазанов катнашы булган дигән интим видео интернетта таралганнан соң, ул үз теләге белән эшеннән киткән. Бу хәбәрне «РИА Новости»га баш табибның урынбасары хәбәр иткән.

Баш табиблар катнашындагы видеоконференция режимындагы киңәшмәдән соң, баш табиб видеоны сүндерергә оныта. Конференцияне караучылар күз алдында ул бер хатын белән җенси мөнәсәбәткә керә. Бу видео интернетта таралгач, баш табиб «больничный» алган. Аннан инде үз теләге белән эшеннән киткән.

«База» телеграм каналы язганча, табиб китү сәбәбе итеп үзенең олы яшьтә булуын атаган. Баш табибка 67 яшь. Имеш, яшьләргә юл бирергә вакыт, ә ул видео эштән китүгә берничек тә йогынты ясамаган, дигән ул. Рамазанов Чародинск хастаханәсен 2008 елдан бирле җитәкләгән. Ул – Дагыстанның атказанган табибы, югары категорияле табиб. Аның хатыны һәм дүрт баласы бар – 3 кызы, бер улы, барысы да сәламәтлек саклау өлкәсендә эшли.

Роликтагы хатын-кыз шул ук хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли, ул эш урынында калган. Роликтан аңлашылганча, ул хиҗаптан. Аның ире полициядә эшли, үзенең 4 баласы бар дип язалар. Бу ролик чыккач, аның тормышы өчен куркучылар бар.

Дагыстан каналларында барыннан да бигрәк видеоны төшергән кешене гаеплиләр. Баш табибның дошманнары куйгандыр дип фаразлыйлар.

Бу ролик фейк дип язучылар да булган, әмма баш табибның кабинетында Дагыстан башлыгы Сергей Меликовның портреты да, интим видео геройларының да йөзләре ачык күренә.

Дагыстан басмалары «халык моннан соң шок кичерә» дип язалар. «Бик әйбәт кеше. Хуҗалык эшләрен дөрес башкара. Аны бар кеше дә хөрмәт итә иде. Беркем дә андый хәл булыр дип уйлап та карый алмагандыр. Хәзер бөтен район шок хәлендә», – дип сөйләгәннәр аның турында.