ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Гөлназ Сәфәрова белән Мәскәүдә кызыклы хәл булган

0

Мәскәүдә узган «Татар җыры» фестивалендә көтелмәгән хәл булган. Гөлназ Сәфәровага бер абзый кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган кебек итеп тезләнеп чәчәк биргән. Тамашачыдан алып баручыны кабат алкышлавын сораган.

Видеода күренгәнчә, Гөлназ бу мизгелне шаярып кабул иткән. «Кемгә? Ох! Туктатыгыз музыканы, туктатыгыз җырчыларны! Тукта, сөйләшмә! Мин риза! Бирәсезме, юкмы, өч тапкыр кулымны суздым бит. Ул минем туганым түгел!» – ди Татарстанның атказанган артисты.

Гөлназга ярдәмгә сәхнәдәше, дусты Айрат Ильясов та килә. Ике алып баручы, шаяртып, бу ситуациядән чыгалар.