ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Иң күп фальсификат»: ак май җитештерүчеләр ничек алдаша?

0

Сөт ризыклары арасында нәкъ менә ак майда фальсификат еш очрый, ди белгечләр.

«Кызганычка, узган елда фальсификация очракларының иң күбе атланмай җитештерүдә булды», – ди Россельхознадзор башлыгы Сергей Данкверт Бөтенроссия сөт җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр съездында.

Чын, натураль атланмай тулысынча саргылт булырга тиеш, дип санала, әмма чынлыкта һәрвакытта да алай түгел.

Кайчакта бөтен кагыйдәләр буенча ясалган май да аксыл булырга мөмкин. Мәсәлән, кышын сыерлар яшел азык ашамый, «кышкы» сөттән ясалган май сизелерлек аграк була, – дип аңлата белгеч, күп еллар сөт сәнәгатендә эшләгән Татьяна Рыбалова «Комсомольская правда» басмасына.

Шул ук вакытта технологиядә каралмаган өстәмәләр белән ясалган май да затлы сары төстә булырга мөмкин. Сатып алучыны алдау һәм кирәкле матур сары төс алу өчен, намуссыз җитештерүчеләр каротин яки башка өстәмәләр куша, ди белгеч.

Майның тәменә килгәндә, ул бераз баллырак, «сөтле» тәм килә торган булырга тиеш. Сыйфатсыз май әче һәм ят исле булырга мөмкин. Тәмне үзгәртә торган төрле өстәмәләр ярдәмендә намуссыз җитештерүчеләр бу җитешсезлекне дә яшерә ала.

Тагын бер критерий – бәя. Белгечләр билгеләп үткәнчә, май – кыйммәтле продукт. Мәсәлән, 1 кг май җитештерү өчен, 12-20 литр сөт кирәк. «Сыйфатлы майның бәясе (стандарт 180 грамм) 160-170 сумнан түбән була алмый, диләр. Шул ук вакытта җитештерүчеләр, яңа марка керткәндә, сыйфатлы продуктны да түбәнрәк бәядән сата ала. Ялганга эләкмәүнең бердәнбер ысулы – ышанычлы сатучыдан, кибеттән сатып алу. Росстат мәгълүматлары буенча, 2024 елда атланмай 36,2 процентка кыйммәтләнгән.

Намуссыз җитештерүчеләрнең төп максаты – җитештерү чыгымнарын киметү һәм күбрәк табыш алу. Майда табигый сөт мае булырга тиеш. Фальсификат ясаучылар арзан пальма, пальма төше, кокос, соя майларын өсти. Май тышлыгында бу, әлбәттә, күрсәтелми, чөнки үсемлек майларын кулланган очракта, предприятие күбрәк салым түләргә тиеш. Кайвакыт, экономияләү өчен, сөткә су кушалар.

Моннан тыш, Россельхознадзор белгечләре атланмайда коры сөт, консервантлар, антибиотиклар тапкан. Хәтта антигельминт (паразитларга каршы) препаратлар табылган. Бу инде җитештерү урынында санитария кагыйдәләре үтәлмәүне аңлата.

Чын май нинди була? Суыткычта торган (каткан түгел) май кискәндә тигез итеп киселә, валчыклары булмый . Чын май суыткычта да каты тора, кул белән кысканда ук эреп китми. 2 сәгать бүлмә температурасында торган май бераз формасын гына үзгәртергә мөмкин, эреп акмаска тиеш.