ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Брендлы кибетләрдә кышкы курткаларны базар бәясенә караганда очсызракка сата башлаганнар

0

Чаллы кибетләрендә кышкы кием сату сизелерлек кимегән: берәүләрнең – 10 процентка, икенчеләренең хәтта 2 тапкырга. Вазгыятьне «Челнинские известия» тикшерде.

35 мең урынына 15 меңгә алалар

«Арзан» сәүдә үзәгендә ир-атлар киемнәре кибете хуҗасы, 30 елдан артык сәүдә эшендә эшләгән Әлфия, 2024-2025 елның кышлары иң авырлар чорларның берсе булды, дип саный. Мисалга ул илдә икътисади кризис булган 1998 елны китерде. Авыр булган, ләкин ул вакытта да, аның сүзләренчә, сату барган.

«Бу сезонда сатуларга җылы һава торышы йогынты ясады, кешеләр хәтта кышын да демисезон кием кигәннәр. Шуңа күрә кышкы курткалар, дубленкалар сатып алырга омтылмыйлар. Узган еллар белән чагыштырганда, бездә сатулар 60 процентка кимеде. Ир-атлар тулаем алганда үзләрендә экономияли, гардеробларын яңартырга ашыкмый. Яшьләр азрак килә башлады, 50 яшькә җиткәннәр килә ңле. Ягъни бер әйберне 6-7 елга, хәтта 10 елга сатып алалар», – ди Әлфия.

«Тулпар» сәүдә үзәгендә хатын-кыз киемнәре хуҗасы, эшмәкәр Гөлфия дә сатуларның 50 процентка кимүе турында сөйли. Шулай да, ир-ат әйберләре белән сату итүчеләрнекенә караганда, безнең хәлләр яхшырак. Хатын-кызлар үзләрен яңа киемнәр белән сөендерергә ярата, шул исәптән өске кием дә, ди ул.

«Сәүдәдә 1993 елдан бирле эшлим һәм мондый кышны хәтерләмим. Ассортиментта куртка, туннар, дубленкалар бар, – ди Гөлфия. – Һава торышыннан тыш, сатулар кимүгә маркетплейслар да йогынты ясады – ким дигәндә 10 процентка. Ташламалар да ярдәм итми. Аларны зур булмаган итеп ясыйбыз, чөнки без – федераль кибетләр челтәре түгел, ә шәхси кешеләр. Һәм үзебезгә зыян итеп эшли алмыйбыз. Кышкы әйберләрне киләсе сезонга калдырдык».

Ике эшмәкәр кыз да зыянга эшләгән – кергән акчалар аренда, хезмәт хакын түләргә генә җиткән. Язга товарны элегрәк кергән акчадан сатып алганнар. Аларның бәя сегменты уртачадан югарырак. Бүген бар кеше дә 35 мең сумнан һәм аннан да күбрәккә өске кием алырга әзер түгел, ди алар.

– Сыйфатлы товарны Төркиядән алып кайтабыз, күргәзмәләрдән – чираттагысында 2024 елның декабрендә булдык. Шулай ук Россиядән дә. Шуңа күрә ул арзан була алмый. Бу киемнәрдә җылы булачак, алар озакка җитәчәк, – дип сөйләделәр хуҗалар. – Арзанрак кием алучылар да бар. Алар, 15 мең сумга алып булганда, нигә 35-40 мең сумга сатып алыйк, диләр.

Кибетләрдә сатучылар гына, сатып алучылар күренми

Сатып алучылар кытлыгын «Торговый квартал»да ир-ат һәм хатын-кыз киемнәренең федераль челтәрләрендә дә тоялар. Администратор Екатерина (чын исемен атамауны сорады) билгеләп үткәнчә, кибетләрнең болай буш булганы юк иде әле.

– Кыш быел усал итеп шаярды. Декабрь-гыйнварда ихтыяҗ йә юк, йә ул минималь. Февральдә картина кабатлана. Залда сатучылар гына, бер генә сатып алучы да юк. Күп размерлар шулай эленеп тора. Мондый җылы һава торышы булганга, кешеләр кыш көне «көз-яз» сезонына туры килә торган киемнәрен киеп йөри. Сатып алучыларны җәлеп итү өчен, яңа бәяләр куябыз һәм, мәсәлән, кышкы курткаларны 3 мең сумнан сатабыз. Базарда кыйммәтрәк, ә бездә барыбер бренд. Ташламаларны образны киләсе сезонга җыярга мөмкин булуга басым ясыйбыз, – дип хәбәр итте Екатерина.

Аның сүзләренчә, аларга, зур челтәр буларак, шәхси эшмәкәрләргә караганда, эшләү җиңелрәк. Әгәр алардан кибеттә сатып алмасалар, сатулар сайт аша да бара, алар маркетплейсларда да тәкъдим ителгән.

– Кешеләр бүген вакытны экономияли – интернеттан сатып ала. Ерак йөрергә кирәкми, юл аша чыгасың да яки йортның беренче катына төшәсең дә, заказыңны аласың. Яки аны сиңа өйгә курьер китереп бирә. Мин үзем дә шундыйлардан – кибеттә эшлим кебек, ә әйберләрне маркетплейстан алам, – диде администратор.

Шулай ук ул язгы коллекцияне иртәрәк күрсәтә башлауларын билгеләп үтте. Элек аны 15-20 февральдә элеп куйсак, быел – февраль башында ук.

Бәяләре арзанрак булган – 5-10 мең сумнан өс киемнәре сатучы сәүдә нокталары (шул ук Кытайдан) шулай ук зыян күргән, ләкин бик нык түгел. «Арзан»да Вероника (кибет хуҗасы үтенече буенча исеме үзгәртелде) сатуларның акрын баруын әйтте. Узган ел белән чагыштырганда начаррак булса да – бу сезонда кышкы курткаларны 10-15 процентка азрак сатканнар. Ул ир-ат киеме дә, хатын-кыз киеме дә сата.

– Әгәр ирләр киеме сатылмаса да, чөнки ирләр курткасын еш алыштырырга яратмый, аны берничә ел киеп йөри алалар. Кечерәк сәүдә нокталарын хатын-кызлар коткарачак, – дип игътибар итте Вероника.

Зур сәүдә челтәрләре кибетләренең администраторлары бәя сегменты уртачадан түбәнрәк булган кибетләрдә ихтыяҗның кимемәвен билгелиләр. Әмма башка тенденциягә игътибар иттеләр.

– Бүген кешеләр, образларын даими үзгәртү өчен, күп кием сатып алуны өстен күрә. Шул ук вакытта күпләрнең кыйммәтле әйберләрне күпләп сатып алу мөмкинлеге юк. Шуңа күрә арзанрак кибетләргә баралар – бәясе 2-3 мең сумнан һәм бераз югарырак булган. Яңа елдан соң бездә тынлык урнашты, чөнки безнең сатып алучылар әле хезмәт хакы алмады. Алсалар, февральдә күпләп киләчәкләр, – дип билгеләде кибет администраторы Ләйсән.

– Моннан тыш, хәзер мода тиз үзгәрә, – дип өстәде Вероника. – Ташламалар да кызыктыра, әйтерсең лә алар кешене гипнозлый, алар белән ул әйберне, хәтта кирәк булмаса да, ала. Бәя кимү товарны тизрәк сатарга ярдәм итә, февраль һәм мартта инде язгы коллекцияне чыгарырга була.

«Челнинские известия»дан Ольга Степанова язмасы тәрҗемә ителде