ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Көтеп алган сәяхәт иде». 14 яшьлек малай әнисе белән коточкыч фаҗигане күреп торган

0

Диңгездә гаилә белән ял иткәндә, әни кеше үсмер малае каршында имгәнә. 40 яшьлек хатын Таиландта хастаханәдә вафат була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Анастасия исемле хатын Мәскәү өлкәсендә яши. Ул ире һәм улы белән Таиландка ял итәргә килә. Ләкин 21 гыйнварда утрау тирәләрендә йөргәндә фаҗига була.

Алдагы көнне бәхетле гаилә Пхукетка килә. Алар бу сәяхәтне көтеп ала, кыштан ял итәргә, җылы кояшта кызынырга җыеналар.

Вакытны бушка уздырмас өчен, башта диңгезне карыйлар, аннары хатын-кыз, скутер арендалап, шәһәр белән танышырга китә. 14 яшьлек улын да үзе белән ала.

Анастасия, бик ышанычлы йөртәм, дип уйлый булса кирәк, моңа кадәр Таиландта скутерда йөргәне булганмы – анысы билгесез, ләкин тәҗрибәсе булмаса, мондый сәяхәткә чыгып китмәс иде, диелә бу хәбәрдә.

Әтиләре дә аларны тыныч кына чыгарып җибәрә.

Ләкин Равай районында трассада Анастасия бик тиз бара, дип яза биредәге матбугат чаралары. Ул идарәсен югалта, әниле-уллы «Мазда» машинасына бәреләләр. 14 яшьлек малай юлга очып төшә, ул җитди имгәнми. Ә менә әни кеше бик җитди имгәнә. Урынга «ашыгыч ярдәм» килә, аны хастаханәгә алып китәләр.

Хатын канын күп югалта, аның кан төркеме сирәк булу сәбәпле, кан таба алмыйлар. Таиландта тискәре резуслы кан сирәк очрый. Бирегә килгән туристлар ярдәм итәр дип өметләнеп, социаль челтәрләрдә язалар.

Кызганычка, 2 февральдә Анастасия хастаханәдә үлә. Моңа кадәр аңа берничә операция ясыйлар, организмы чыдамый, диелә хәбәрдә.