ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Габделхәй Биктаһиров Хәния Фәрхинең әнисе янына кайткан

0

Габделхәй Биктаһиров кызы Алсуның гаиләсе белән Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апаның хәлен белергә Тәтешлегә кайткан. Алсу әтисе белән яраткан әбиләренең бик җылы итеп аралашып утырганнарын социаль челтәрләрдә күрсәтте. Ахырдан ул үзе дә әбисе белән фотога төшкән.

Мәшһүр җырчыга гомер биргән Фәния апага быел 95 яшь тула. Гомерен озын итсә дә, Аллаһы Тәгалә сынауларны биреп кенә торган Фәния апага. Кызганычка, бүгенге көндә аның 3 баласы инде гүр иясе…

Фәния апа хәзер кызы Фирүзә Ибәтуллина белән кияве тәрбиясендә Тәтешле районында гомер кичерә.