ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Зәринә Хәсәншина яңа прическасы белән халыкны шаккатырган

0

Җырчы Зәринә Хәсәншина яңа образы белән тамашачыларын да, социаль челтәрдәге язылучыларын да шаккатырган.

Ул чәчен кыска итеп кистергән һәм аксыл төскә буяткан. «Кияүгә чыкканчы үсәр әле», – дип тә язып куйган ул.

Җырчыдагы үзгәрешне хуплаучылар да табылган, шулай ук ошатмаучылар да бар. «Бу – париктыр», «45-50 яшьлек итеп күрсәтә», «Бөтенләй икенче кеше», – дип тә комментарий калдырганнар. Башка артистларга да охшатканнар.

Бу образ фотоссессия өчен махсус уйланылган булырга мөмкин.