ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Әти» дип кенә тора. Бик горурланып кайттым улым белән»

0

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның тормышында шатлыклы вакыйга булуы турында хәбәр иткән идек. Артист, бик озак еллардан соң, беренче никахыннан туган улы Искәндәр белән очрашты. Ришат нинди хисләр кичергән? Улы әтисен ничек кабул иткән? Бу хакта Ришатның үзенә шалтыратып сораштык.

Ришат, күптән түгел генә музыкаль мәйданчыкларга «Гафу итә белик» җырың чыкты. Сүзләре бик мәгънәле. Бу җыр тормышыңдагы соңгы вакыйгалар белән бәйле рәвештә яздырылмадымы икән, дип уйлап куйдык. «Үткәндәге үпкәләрне онытыйк» мәгънәсендә?

Юк, аның белән бәйле түгел. Бу тормышта төрле үпкәләүләр була бит инде. Сиңа кемдер ачуланып йөри, син ачуланып йөрисең. Нәрсә генә булса да, бер-беребезне гафу итәргә кирәк. Кылган гамәлләребез өчен безне Аллаһы Тәгалә дә гафу итә бит. Кешеләр дә бер-берсен гафу итәргә тиешләр. Берәрсен ачуландырганмын икән, мине дә гафу итсеннәр.

  • «Гафу итә белик, кайчакларда килмәсә дә бер сүз дәшәсе» – Ришат Фазлыйәхмәтовтан яңа җыр

Улың белән ничә ел күрешмәгән идегез? Очрашу ничек узды?

Очрашу бик җылы узды. Улым белән мөнәсәбәтләребез, Аллаһка шөкер, әйбәт. Элекке тормыш иптәшем белән дә мөнәсәбәтләр җайланды, дип әйтергә була. Шәхси тормышны артык сөйләргә теләмәс идем. Шуны гына әйтә алам – барысы да яхшы. Әнисе белән диңгез буендагы бик матур шәһәрдә яшәп яталар.

  • Ришат Фазлыйәхмәтов улын күрсәтте

Күрешкәч, нинди хисләр кичердең?

Үскән инде, үскән. Мине куып җитә язган. Инглиз, кытай, итальян телләрен белә, берничә төрле уен коралларында уйный. Бик горурланып кайттым улым белән. Аңа шундый тәрбия биргәне өчен әнисенә бик зур рәхмәт. Сокланып кайттым. «Әти» дип кенә тора, бик тәртипле, тәрбияле бала. Бик җылы кабул итте мине. Вакытыбызны бергә уздырдык. Улым бүләкләр кабул итәргә ярата. Самолетлар белән кызыксына. Уенчык конструктор-самолет алып бардым үзенә.

Моңа кадәр аралашып торган идегезме?

Телефоннан аралашып тордык инде, әйе. Тормышымны да күзәтеп бара.

Балам миннән башка үсә, дигән үкенеч хисләре тумадымы?

Юк, үткәннәргә үкенмим. Минем шул исемдәге җырым да бар. Барлык җырларым да тормыштан алып җырлана. Үкенечем юк, Аллаһка шөкер, малай үсеп килә дип, горурланып яшим.

Сездән башка үсә дип үкенмисезме?

Гел элемтәдә булгач, аралашып торгач, алай дип әйтә алмыйм.

Җәй көне кунакка кайтырга җыенмыймы?

Кунакка көтәм, улым өчен ишекләрем ачык. Авылга алып кайтып, мунчалар кертермен, Казанны күрсәтермен. Азрак ир-ат тәрбиясе бирермен, Аллаһы боерса.

Эльмира ничек кабул итә улыгызны?

Бик әйбәт кабул итә. Малайны бик ошатты. «Бик башлы, акыллы, сөйкемле малай. Сиңа охшаган», – ди. Аралашуыбызга уңай карый, алга таба да дус яшәвебезне тели. «Безнең балалар булгач та, аралашып яшәсеннәр», – ди.

Улыгызга бурычларыгыз җыелган иде. Аларны түләмәдегезме әле?

Мондый юнәлештәге сорауларга җавап бирәсем килми. Ул темалар мине ардырды. Элеккеләрдә казынасым килми.

Улыңны концертыңа чакыру ниятең юкмы?

Чакырам, Аллаһы бирса. Планнарда бар. Кайчан икәнлеге халыкка сюрприз булсын.