ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

100 яшьлегенә үзе пәрәмәчләр пешергән Сания Садыйкова озак яшәү серен әйткән

0

5 февральдә 100 яшьлеген каршылаган Сания Садыйкова туган көненә үзе пәрәмәчләр пешергән. Ул бу яшькә кадәр яшәү серләрен әйткән.

Сания Садыйкованы туган көне белән котларга РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов килгән.

«Татарстан Республикасының мактаулы сәламәтлек саклау ветераны», «Тыл хезмәтчәне», искиткеч балалар анасы, дәү әни, игелекле, ярдәмчел, ихлас һәм бик чибәр хатын. Кадерле Сания апа, Сезгә сәламәтлек һәм озын гомер телим. Сезнең пәрәмәчләр – иң тәмлесе! – дип язган ул телеграм-каналда.

Кунакка кергән депутат Сания ападан: «100 яшькә кадәр яшәр өчен нишләргә кирәк?» – дип сорый.

«Үз-үзеңне сакларга, тату яшәргә, беркем белән дә ачуланышмаска кирәк», – дип җавап бирә Сания апа.

Сания Каюм кызы Садыйкова 1925 елның 05 февралендә ТАССРның Лаеш районы Сиңгел авылында туа, 1932 елда гаилә Казанга күченә. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы шәфкать туташлары мәктәбенә укырга керә. Укуны тәмамлагач, изоляторда эшләп ала. Ул ябылганнан соң, 3нче йогышлы авырулар хастаханәсендә эшли, анда күбесенчә блокададагы Ленинградтан кайтарылган кешеләр ята.

Шул ук вакытта ул медицина учреждениеләре мичләрен өчен кулланыла торган бүрәнәләр белән баржаларны бушатуда даими катнаша. Ул гаиләдә икмәк карточкасы бирелгән бердәнбер кеше була һәм бу ризыкны 5 кешегә бүләсе булган.

Сания Садыйкова гомер буе диярлек (1943-1984 елларда) 3нче балалар поликлиникасында шәфкать туташы булып эшли.