ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Бәйрәм табыныннан соң, кызлар клубка китә, алар кайтканда, егетләре үлгән була

0

Екатеринбургта элиталы йортта сәер үлемне полиция хезмәткәрләре тикшерә. Биредә берьюлы 2 ир-ат үлгән, алар белән булган кызлар урамга йөрергә чыгып киткән булган. 2 ир-ат мәетен 26 гыйнварда тапканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фатирда Анастасия С. яши, ул биредә билгеле кунакханә идарәчесе булып эшли. Мәрхүмнәрнең берсе – аның белән яши торган 30 яшьлек Михаил. 25 гыйнварда кич белән алар Анастасиянең 23 яшьлек дус кызы – банк топ-менеджерын һәм аның 28 яшьлек егетен чакыралар. Тыныч кына утыралар, күршеләр зарланмый.

Хуҗабикә полициягә сөйләгәнчә, алар дүртәү хәмер эчә. Кичке 11 тирәсендә кисәк кенә ир-атларның хәле китә, урынга «ашыгыч ярдәм» килә. Алар агуланган булып чыга. Фельдшер, ниндидер наркотик, дип фаразлый, ләкин фатирда шикле әйбер күрми.

Ир-атларга хастаханәгә барырга тәкъдим итәләр, тик алар ризалашмый. Ир-атлар өйдә кала, кызлар исә бәйрәмне клубта дәвам итәргә чыгып китә. Алар төн урталарында фатирдан китә, иртән 8.30 сәгатьтә кайталар.

Алар кайтканда, 2 ир-ат та үлгән була. Берсе – кунак бүлмәсендә, икенчесе йокы бүлмәсендә ята. Урынга «ашыгыч ярдәм» белән полиция килә. Алар фатирда тапкан порошокны ни икәнен экспертлар ачыклаячак. Төп версия – наркотиклар булып кала, диелә хәбәрдә.