Бер ел эчендә ике югалту: «Улым үлгәнче васыятен әйтеп калдырды...»
Марат Шаһиевның гомере быел 18 гыйнварда өзелгән, 20се аның мәетен алып чыккач, туганнарына үлеме турында хәбәр иткәннәр. Маратның якты истәлегенә язма әзерләргә теләк белдереп, әнисе Лена Шаһиевага шалтыраттык.
Өч малай тәрбияләп үстергән анага бүген шушы уллары терәк. Абыйларын югалткан егетләр, кайгыртып, ананың тирән сагышына бер юаныч булып тора. Әнә бит Маратның «җидесе» үткән көнне дә кече улы Айрат, мәчеткә барып, сәдака биреп, иптәшләре белән бергәләп намаз укыганнар. Лена ханым сүзләренчә, абыйсы үлеменнән соң,19 яшьлек Айратның күңеленә менә шулай иман нуры кереп, җомга намазына йөрү теләге уянган.
«Минем белән берәр нәрсә була калса, дин буенча күмегез», – дигән иде»
Марат хәрби операциягә мобилизацияләнеп киткән.
Армиядә Мурманскида хезмәт итеп кайткан иде. Мобилизациягә кадәр ит комбинатында эшләде. Дусты Рөстәм белән икесенә повестка китерделәр дә, «барырга кирәк» дип китте. Ялга кайтканда да: «Мин китмәсәм, бүтән егетләрне кайтармаслар, аларның да кайтасы килә», – дип, иптәшләре өчен кайгырды. Соңгы тапкыр җәй көне июльдә кайткан иде, август башларында китте, авырдан китте.
Анда чакта гел телеграмнан сөйләшеп тордык. 2 айга алгы сызыкка кертеп җибәрделәр, ноябрьнең 20сендә китте, 3 көнгә бер булса да элемтәгә чыкты. Командирлар аша, башка номерлардан да «голосовой»лар җибәрә иде: «Барысы да яхшы, кайгырмагыз, көтегез, тиздән кайтам, отпуск башлана», – дип. Февральдә отпускыга кайтырга тиеш иде инде...
15 гыйнвар соңгы тапкыр: «Азык-төлеккә, хәрби кирәк-яракларга чыктык, озак сөйләшә алмыйм, җай чыккач, тагын шалтыратырмын», – диде. Тавышы үзгәргән, талчыккан иде шул.
20 гыйнвар иртән мин Казаннан эштән кайттым, малайлар белсә дә, миңа әйтмәгәннәр, үлемен «тегеннән» иптәшләре шалтыратып әйтте. Минем бертуган абый да шунда бит. Кече энемне былтыр 18 гыйнварда җирләгәч, олы абыйны алгы сафтан алдылар. Шул абыебыз: «Марат һәлак булды», – дип шалтыратып җиткергән, миңа кичкә генә әйттеләр.
Һаман ышанып бетеп булмый әле. Кайткач, ачып, мәетен күрсәттеләр. Бу – улымның теләге иде. Аны солдат кебек түгел, дин буенча җирләүне васыять иткән иде үзе. «Минем белән берәр нәрсә була калса, дин буенча күмегез», – дигән иде. Шуңа военкомат та каршы килмәде, – дип уртаклашты Лена Шаһиева.
Фото: © Лена Шаһиева җибәрде
Ул-бу була калса, мөселман дине буенча җеназа үткәрегез, дип, Марат үзенең дусты Рөстәм Хисамиев вафатыннан соң әйткән булган. «Алар бик дус иделәр. Аның үлемен авыр кичерде», – ди Лена.
«Айратик» дип дәшә иде ул аңа, хәтта ачуланганда да»
Марат бала чагыннан спорт төрләре – футбол, көрәш белән мавыккан. Спорт залына йөргән. Әнисе аның эчкечелеккә дә бик тискәре карашта булганын әйтте.
Ул үзе беркайчан эчмәде. Улларым өчесе дә эчми. Хәрби операция зонасында да алкоголь кулланучылар өчен борчылды, хупламады, – ди Лена ханым.
Фото: © Лена Шаһиева җибәрде
Үз хәле хәл булса да, энекәшләренең хәлен дә гел сорашып торган Марат. Хәер, олы балага күп очракта хас инде ул андый кайгыртучанлык.
Энекәшләренә гел шалтыратып, телефоннан да контрольдә тотып торды. Кайда эшлиләр, нинди графикта, кече энекәшенең укуын гел сорашып, кызыксынып торды. «Айратик» дип дәшә иде ул аңа, хәтта ачуланганда да, – ди әниләре.
Лена Шаһиева әйтүенчә, Маратны сөйгән яры Диләсе дә бик көткән, ни кызганыч, яшьләргә кавышу язмаган шул. Югыйсә, Марат инде сөйгәненә тәкъдим дә ясап өлгергән. Февральдә отпускыга кайткач, нияте зурдан булган. Эх, насыйп булмаган...
Кайтышына күлмәк тә әзерләп куярга кушкан иде ул йөргән кызына. Февральдә уртанчы улым Булатның никахы булырга тиеш иде, аның никахыннан соң, үзем дә өйләнәм, дип хыялланды, – ди Лена.
Фото: © Лена Шаһиева җибәрде
Ул Маратын соңгы юлга озатырга килгән һәркемгә бик рәхмәтле булуын әйтте.
Дуслары күп булды, бик яхшы сөйлиләр аның турында. Үзеннән олыраклар да «акыллы, төпле фикерле иде, аның сүзенә колак салалар иде» дип сөйли. Командиры да мактады. Үзе яралангач, төнлә бер Марат курыкмыйча алып чыкканын әйтте. «Һәркайда беренче иде, алда йөрде, бөтен кешегә ярдәм итте, үз гомере өчен дә курыкмады», –- диде.
«Аның бер елмаюы гына ни тора!»
Маратның дусты Зөлфәт 15 ел дус булганнарын әйтте.
2009 елда танышкан идек, шуннан бирле гел бергә. Иң тугры дус иде ул безнең. Бергә футбол уйнадык, балыкка гел чакыра иде. Җәйге көннәрдә машина белән Казанга, я башка берәр җиргә барып кайта идек шулай. Гел позитивта, хәрәкәттә иде. Бер урында тора торган кеше түгел, йөрергә ярата иде.
Проблемаларга арты белән борылмый, гел булышты, ташлап калдырмый, тыңлый иде. Аның бер елмаюы гына ни тора! Аның үлемен ишеткәч, 2 көн ышанмый йөрдем. Һаман телеграмга кергәнме-юкмы дип вакытын күзәтеп тора идем. Аннары үлеме инде тәгаенләнгәч, бик авыр булды. Аны шушыларны кичергән кешеләр генә аңлыйдыр. Бик авыр. Һаман зиратка барабыз.
Ул миңа шалтыратканда, хәрби темага сорашмый идем, киресенчә, уйларын сугыш тематикасыннан читкә борырга тырыштым. Шәмәрдәндәге хәлләрне сөйли идем, – дип бүлеште Шәмәрдәндә яшәүче Зөлфәт.
Фото: © Лена Шаһиева җибәрде
«Әле яшисе дә яшисе иде бит...»
Лена Шаһиеваның бертуган энесе Геннадий да энекәшенең өйгә кайтып, гаилә кору хыялы белән яшәгәнен әйтте.
Бергә сөйләшеп, киңәшеп утыра торган идек инде. Компаниянең йөрәге иде ул. Тормыш сөючән, мәрхәмәтле йөрәкле, максатчан кеше иде ул. Дуслары аны озатканда бик елады. Мин аны ялга кайтканда да үзем алып кайта идем, үзем машинада алып китә идем. Өйгә кайтасы килә иде, йөргән кызы бар иде. Әле яшисе дә яшисе иде бит... – ди абыйсы.
Лена Шаһиевага 1 ел эчендә шулкадәр күпне кичәргә туры килгән. Әле туганын югалту ачысыннан айнымаган көе тагы да тирәнрәк җәрәхәт… Якыннары аны бу дөньяда саклаучы фәрештәләре булсыннар иде, дип телисе килә.
Марат Шаһиевның урыны оҗмахта булсын! Батырларча һәлак булган солдатка мәңгелек дан һәм хөрмәт! Бу язма аның рухына дога булып барып ирешсен. Лена Шаһиеваның, Маратның туганнары, якыннары, дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһ Тәгалә күркәм сабырлык бирсен!