«Кар суы эретеп юынган»: моңа кадәр 14 эт белән яшәгән Флүн бабайны мунча керткәннәр
14 эте һәм 3 мәчесе белән яшәгән Флүн бабайның йортында уңайлыклар артканнан-арта бар. Хәзер аның телевизоры, суыткычы, утырып ашарга өстәле, урындыклары, яңа диваны, урын-җир әйберләре, савыт-сабасы, киемнәре бар. Алай гына да түгел, бабай өчен иң куанычлысы, мөгаен, аңа өр-яңа мунча кайтартулары булгандыр. Мунчаны аның өчен махсус ясап, Казаннан ук алып килеп биргәннәр. Кичә Флүн бабай рәхәтләнеп мунча кереп, өс-башларын алыштырып чыккан.
- Өендә 14 эт, 3 песи асраучы Флүн абый: «Җан ияләре бит алар»
Картлыгын эт-мәчеләре белән үткәрүче Флүн бабай турында язган идек инде. Ул Актаныш районы Пучы авылында бик начар санитар шартларда гомер кичергән. Авылдашының аяныч хәлен күреп алган блогер Ләйсән Миргаязова гаиләсе аңа ярдәм итәргә алынды. Бабайның телевизор карарга яратканын белеп алып, ул аңа, «подписчиклар»ы ярдәме белән, телевизор алып биргән иде. Әмма ялгыз бабайга ярдәм күрсәтергә теләүчеләр бик күп булып чыкты. Шул акчаларга бабайның йортында әкренләп уңайлыклар булдырыла.
«Флүн бабай йортының идәннәренә линолеум җәячәкбез. Шулай ук тәрәзә кырыйларын алыштырырга, йортын буярга килергә тиешләр. Шулай да, иң зур вакыйга аның мунчалы булуы инде. Ул бит ничәмә-ничә еллар мунча күрмәгән, кар суы эретеп, шуның белән юына торган булган. Киемнәрен дә шул суда юган. Мунча ягып, мунча керттек үзен.
Шушы көннәрдә бабайның чәчен алырга да килергә тиешләр. 14 февральдә аның туган көне, 85 яшь тула. Без аны шулай ипләп кенә туган көненә әзерлибез. Язылучыларым, бәлеш пешереп алып киләбез, диделәр. Бәйрәм көнендә бабайның күңелен күрергә, сыйларга җыенабыз. Язылучыларым әле дә ярдәм итеп торалар. Ашарына пешереп җибәрүчеләр күп. Урын-җир әйберләре, киемнәр әле һаман да килеп тора. Барлык яхшы күңелле кешеләргә дә зур рәхмәтләребез», – дип сөйләде «Интертат»ка Ләйсән.
- Өендә 14 эт асраучы Флүн бабай, йортындагы үзгәрешләрне күреп, шатлыктан биегән