22 ел стажы булган тәрбияче: «Мәгариф министры булсам, белер идем нишләргә!»
82нче «Подсолнушек» балалар бакчасы педагогы Ләйсән Хәйруллина «Ел тәрбиячесе» исеменә лаек булды. Ул «Челнинские известия»гә заманча балалар, аларны тәрбияләү үзенчәлекләре һәм балалар бакчасына барган бала нәрсә эшли белергә тиешлеге турында сөйләде.
Сез тәрбияче һөнәрен ни өчен сайладыгыз?
Мин 22 ел тәрбияче булып эшлим. Шушы вакыт буе шушы балалар бакчасында. Мин – белемем буенча башлангыч сыйныфлар укытучысы, Минзәлә педагогия көллиятен, аннары педагогия институтын тәмамладым, квалификация үзгәрттем. Балалар бакчасына улым өчен килдем, аңа 2 яшь иде. Һәм калдым. Соңыннан мине күп тапкырлар мәктәпкә чакырдылар, тик миңа нәниләр белән эшләве ошый.
Тәрбиячеләрдә зур җаваплылык, шул ук вакытта хезмәт хакы да аз, сезне нәрсә монда тота?
Мин кечкенәдән укытучы булырга теләгән идем. Монда балаларга мәхәббәт тота. Миңа алар белән кызык. Без актерлар да, тәрбиячеләр дә, әни ролен дә башкарабыз. Документациянең зур күләме аркасында катлаулы була. Кәгазьләргә караганда, балаларга күбрәк игътибар бирәсе килә.
Балалар бакчаларында нянялар һәм тәрбиячеләр җитмәү мәсьәләсен ничек хәл итеп була?
Безнең бакчада 22 ел эшләү дәверендә беркайчан да тәрбиячеләргә кытлык булмады. Әмма шәһәрдә андый проблема бар. Әлбәттә, бу – хезмәт хакына бәйле, бәлки, яшь тәрбиячеләр кәгазь эше күп булу аркасында китәдер, ләкин балалар аркасында түгел. Ата-аналар белән дә, коллектив белән дә эшли белергә кирәк, кемнеңдер әле бу барып чыкмый. Тәрбияченең ярдәмчеләре булган няняларга авыррак. Минем төркемдә 4-5 яшьлек 15 бала бар. Мин тулы ставкада эшлим, беренче смена иртәнге 6дан 12гә кадәр, икенчесе – 12дән кичке 6га кадәр. Без, ике тәрбияче, бу сменаларны чиратлаштырабыз.
Сез эшли башлаган вакыттагы балалар хәзергеләреннән аерыламы?
Әйе, элек балаларның кызыксынулары башка иде. Алар гаиләле, әниле-кызлы, мәктәпле уйнарга яраталар иде, хәзер башка уенчыклар – компьютерлар, телефоннар…
Балалар бакчаларында уеннар элеккечә калдымы?
Әйе, сюжетлы-рольле уеннар калды. Бары тик балалар элек моны үзләре уйлап таба иде, ә хәзер җәлеп итәргә кирәк.
Сабыйларда иң зур проблема нинди?
2-3 яшьтә балаларны киенергә, кашыкны дөрес тотарга, ашар алдыннан кулларын юарга, «исәнмесез», «сау булыгыз» дип әйтергә өйрәтәбез. Безгә памперсларда килгән балалар бар, әмма яшь ярымга ата-аналар аларны инде өйрәтергә тиеш.
Бала бакчага барырга теләмәсә, нишләргә?
Кайбер әниләр һәрвакыт бала янында. Бала күпмедер вакытка әнисез калырга тиеш, ул вакытта адаптация җиңелрәк узачак. Кайвакыт баланы әбисенә калдыру яхшы, аны бакча белән куркытырга ярамый, анда күңелле һәм кызык, дип әйтергә кирәк.
Балалар бакчасын ташлап китүчеләр күпме?
Бу – ата-ананың баланың капризларын күтәрә алуына бәйле. Әгәр дә әни баласының бакчага барырга теләмәвеннән, аның күз яшьләреннән арыган икән, «ярар, өйдә утырсын» дияргә мөмкин. Әгәр әни, йөрергә кирәк, дип уйласа, бала күнегә.
Бала начар ашаса, нишләргә?
Минем чыннан да ярдәм итә торган бер ысул бар: «самолет-самолет авызга оча» дигән сүзләр белән, ризык салынган кашык китерәм. Шулай ук әкиятләр мисалында ни өчен ашарга кирәклеген, көч булмаячагын әйтәбез, һәм, әкренләп, аз ашаучы бала да ашый башлый. Бу – безнең әбиләрнең методлары.
Сез бәйгедә ничек җиңә алдыгыз?
Бездә «Менталь ноутбук» авторлык эшләнмәсе бар иде. Мин аны уйладым, ә безнең иҗади команда эшләде. Ул балаларны санарга өйрәткәндә булыша. Бу – 5-6 яшьлек балалар өчен инструмент. 1нче сыйныфта балалар күңелдән саный белергә тиеш, һәм ноутбук моңа өйрәнергә ярдәм итә. Менталь арифметика элементлары математикада гына түгел, башка бик күп өлкәләрдә дә кулланыла.
Сез сәләтле балаларны алдан күрә аласызмы?
Әйе, алар күренә. Матур итеп шигырьләр укый, җырлый яки бии, логик фикер йөртә торган балалар бар. Без алар белән эшли башлыйбыз. Минем робот техникасын, математиканы яхшы белгән балам бар иде, ул Мәскәүдә конкурста катнашты һәм җиңде.
Әгәр капризлансалар, сабыйларны ничек җиңәсез?
Иң мөһиме – игътибар бирергә кирәк, алар шунда ук тынычлана, ә игътибар итмәсәң, көне буе еларга мөмкиннәр. Игътибарны кул театры яки уенчыклар ярдәмендә юнәлтергә мөмкин. Бездә традицион, кайчак онытылган алымнар эшли: әкиятләр, музыка, флешмоб.
Сез әти-әниләргә нәрсә киңәш итәр идегез?
Балалар белән күбрәк сөйләшергә, хәтта өйгә кайтканда да нидер фикер алышырга, сораулар бирергә була. Әти-әниләре аралашкан балалар шунда ук күренә. Балаларга укырга һәм бергәләп сөйләшергә кирәк. Күп балаларга игътибарлылык җитми, алар ишетә белми. Төркемнән 5 кеше генә бер әйткәндә ишетә, ә калганнарына берничә тапкыр кабатлыйбыз.
Сезнең гаиләдә няня булып эшләргә уйлаганыгыз юкмы?
Няня чит кешеләрне тыңларга, гел бала яныннан барырга тиеш. Монда мин – үз кагыйдәләремне үтәүче ирекле кеше.
Мәгариф министры булсагыз, нәрсә үзгәртер идегез?
Беренче чиратта кәгазь эшен әзәйтер идем, балалар белән күбрәк шөгыльләнер идем. Һәм, әлбәттә, лаеклы хезмәт хакы түләргә кирәк. Шул вакытта яшьләр дә киләчәк, күп мәсьәләләр хәл ителәчәк, һөнәр кирәкле булачак.
«Челнинские известия»дан Юлия Зәйнуллина язмасы тәрҗемә ителде