ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Зәринә Асылкаева шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап биргән

0

Җырчы Зәринә Асылкаева сторисларында шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап биргән. Зәринә әлегә сөйгән ярын очратмавын, ир-атлар белән дусларча гына аралашуын яза. Инде бер тапкыр кияүдә булуын да яшерми.

Зәринәне күптән түгел генә «Первый канал»да чыгучы «Давай поженимся» тапшыруына да чакырган булганнар икән. Ләкин ул баш тарткан.

«Бармаячакмын. Мин анда кияү егете Марат Клубниканың дус кызы буларак барып кайткан идем инде. Миңа җитте. Бу шоуда кияү табып булачагына бик шикләнәм.

Мин монда «Давай поженимся»дан башка да бик күп кенә кызыклы тәкъдимнәр алам», – дип яза ул. Сүзләренә дәлил итеп сторисларына: «Миңа кияүгә чыгарга теләмисеңме? Фамилияңне дә алыштырып торасың булмас иде, Асылкаева?»;

«Сәлам. Бик ошыйсың. Танышабызмы? Максатларым җитди. Сиңа кияүгә чыгарга һәм балалар үстерергә вакыт инде. Бәлки, син ирекледер дип, язарга булдым», – кебек, егетләрдән килгән сәлам хатларын да куйган.