Сыйныфташлар очрашуында фаҗига: Алабугада яшәүче ир-ат ял базасында коега төшеп үлгән
Алабуга районында 35 яшьлек ир-ат канализация коесына төшеп үлгән. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.
Ир-атның мәетен 3 февральдә ял базасы территориясендәге канализация коесында тапканнар. Җинаять эше ачылган.
Якынча белешмә буенча, ул батып үлгән.
Мәрхүм ир-ат 1 февральдә ял базасына килә. Биредә сыйныфташлар очрашуын бәйрәм итәләр. Аннары ул эзсез югала, диелә хәбәрдә.