ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Трамп, Газзәдән гарәпләрне башка илләргә күчереп, Палестинаны үзенә алмакчы була

0

Израиль белән тынычлык урнашканнан соң, Палестинаны – Газзә секторын – АКШ үз контроленә алырга тели. Ә бу җирләрдә яшәүче палестиналыларны башка җиргә күчереп утыртырга телиләр. Трамп бу хакта Израиль премьер-министры Беньямин Нетаньяху белән очрашу вакытында әйткән, дип хәбәр итә cnn.

«АКШ Газзә секторын үз контроленә ала, без аның белән шөгыльләнәчәкбез. Без аның белән идарә итәчәкбез һәм без аны шартламый калган бомбалардан чистартуны үз өстебезгә алабыз», – дигән Трамп.

Америка президенты Газзәне «чистартылырга тиешле мәйданчык» дип атаган.

Израиль премьеры белән очрашканчы, Трамп Мисыр һәм Иорданиягә палестиналыларны үзләренә алырга кушкан. Аннары ул: «Газзәдәге палестиналылар башка илләргә дә күченә ала», – дигән. Трамп фикеренчә, 2 миллион палестиналыны «аларга уңайлы шартлар булган урынга күчереп утырта алалар. Андый урыннар бер генә түгел, 5-6 да була ала».

Трамп фикеренчә, Мисыр һәм Иордания Палестина халкын үзләренә алырга ахыр чиктә риза булачак.

Трамп фикеренчә, Палестина гарәпләре үзләре үк җимерелгән Газзәгә кайтырга теләмәячәк, яңа, комфортлы урында яшәячәк.

Шул ук вакытта АКШ президенты чит илләргә җибәрелү сәбәпле бушап калган урыннарга Израиль халкын да күчерү яклы түгел. Ул бу урыннарда кем яшәргә тиеш икәнлеген әйткмәгән. Әмма ул Газзә секторын үз контроленә алырга, анда хәрбиләрне җибәрергә, яңа йортлар төзергә, эш урыннары булдырырга, икътисадны күтәрергә теләвен әйткән. Әмма кем күтәрәчәк икътисадны – анысын әйтми. Трамп Газзәне «бөтен дөнья кешеләре өчен ривьерага» әйләндерергә теләвен әйткән.

ХАМАС Трампның бу тәкъдимен кире каккан, алар гарәпләрсез Газзәгә риза түгел.

«Газзәдәге сугышның чын максаты – палестиналыларны куып чыгару. Израильне геноцид өчен гаеплисе урынга, аны хуплыйлар», – диелә ХАМАС белдерүендә.

Палестинаның икенче өлеше – Иордан елгасының Көнбатыш ярына кагылышлы очракка килгәндә, Трамп әлегә берни әйтмәгән. Ул бу вазгыятькә кагылышлы фикерен соңрак белдерәчәген әйткән.

Беньямин Нетаньяху Израильнең Трамп тәкъдимен хуплавын белдергән.