АКШ чит илләрдә террорчыларга һәм наркотик җитештерүчеләргә ярдәм иткәнен белдергән
Соңгы көннәрдә АКШның Халыкара үсеш буенча агентлыгы – USAID турында шаккаттыргыч яңалыклар еш ишетелә. Чит илләргә ярдәм итү максатыннан дип 1961 елда оештырылган федераль ведомствога Америка ел саен 1 процент бюджетын бүлеп бирә. Ул чит илләргә азык-төлек, гуманитар ярдәм, шулай ук демократия үсеше өчен җаваплы ведомство.
Америкага президент булып Трамп килгәч, бу оешманың кирәксез булуы, зыянлы эш белән шөгыльләнүе хакында сөйләнә башлады. Кичә, 3 февральдә, эшмәкәр, АКШ Хакимиятенең нәтиҗәлелек департаменты җитәкчесе Илон Маск USAIDны юкка чыгачагы турында хәбәр итте. Агентлык администраторы вазифаларын башкаручы итеп дәүләт сәркатибе Марко Рубио билгеләнгән.
Агентлык «көлке – һәм күп очракта явыз ниятле проектларга бик зур суммада акчалар күчереп торган» дип хәбәр ителә. Болар исемлегендә – җенес алыштыруны хуплаган проектларга, террорчыларга һәм наркотиклар җитештерүчеләргә ярдәм итү санап кителә.
Мәсәлән, USAID «Аль-Каида» (террористик дип табылган һәм Россиядә тыелган) өчен азык-төлек җибәреп торган диелә.
Ак йорт сайтында шушындый 12 чыгым күрсәтелгән.
Алар арасында шушындый чыгымнар бар:
- Сириядәге «Аль-Каида» сугышчыларына «йөзләгән мең порция ризык» җибәргән;
- Сербиядәге эш коллективларында һәм эшлекле берләшмәләрдә җенси тигезлекне һәм инклюзивлыкны алга сөрү өчен 1,5 млн доллар җибәргән;
- Ирландиядә мюзкил кую өчен 70 мең доллар;
- Колумбиядә «трансгендер опера» кую өчен 47 мең доллар;
- Перуда «трансгендер комикс» өчен 32 мең доллар;
- үсеш алган илләрдә «персональләштерелгән» контрацептивлар һәм балалар тууны контрольдә тоту чараларын бастыруны финанслау;
- Әфганстанда мәк үстерү һәм героин җитештерү өчен кулланыла торган ирригация каналларын, авыл хуҗалыгы җиһазларын һәм ашламалар финанслау өчен йөзләгән миллион доллар бирелгән.
Сайтта «президент Трамп булганда акчаны әрәм-шәрәм итүгә, мошенниклыкка һәм явызлыкка чик куелды», диелгән.