ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Яшьләр яшьләргә ни кирәген беләме?

0

26 гыйнвар көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында медиа юнәлеше буенча түгәрәк өстәл узды.

Әлеге утырышта «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» иҗтимагый оешмасы рәисе Райнур Хәсәнов, журналист, «Реальное время» интернет-газетасының баш мөхәррир урынбасары, «Yummy Music» лейблы креатив директоры Рәдиф Кашапов, ТР Мәдәният министрлыгында иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов, «Идел-Идель» журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимова, «Че гуглит татар кызы» блогы авторы, «Идель» журналының шеф-мөхәррире, пиар өлкәсендә белгеч Динара Зиннәтова, «Идел» журналы журналисты Рәфидә Галимҗанова, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе урынбасары, «Хозур-ТВ»ның «Фарук» подкасты алып баручысы Тимерхан Шәйхетдинов, «ТНВ»да тапшырулар алып баручы Рүзәл Әхмәдиев, «Акчарлак» газетасы журналисты Нәзилә Хуҗина һ.б. катнашты.

Медиа өлкәсенә багышланган түгәрәк өстәлдә татар яшьләре өчен заманча форматлар, сыйфатлы контент булдыру, медиадагы төп проблемалар һәм үсеш юллары, заманча трендлар, яңа буынга милли темалар турында дөрес итеп җиткерү ысуллары турында фикер алышынды.

Безнең максат – актуаль темаларны тикшереп, яңа идеяләр формалаштыру, әлеге юнәлешләрне Татарстанда, Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә үстерү юлларын табу.

Рәмзия Галимова: «Сыйфатлы татар контентын булдыру һәм тарату бик авыр»

«Идел-Идель» журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимова татар телендә сыйфатлы контент булдыруның мөһимлеген һәм аны популярлаштыру юлларын аңлатты. Яшьләрнең сыйфатлы-сыйфатсыз продуктны яхшы аеруын да ассызыклап үтте.

– Журнал – ул төп нигез, аның кырында башка проектлар да эшлибез. Видеопроектларсыз, яңа тәкъдимнәрсез булмый. Яшьләрне җәлеп итәргә тырышабыз. Мәсәлән, соңгы арада җырлар яздыру белән шөгыльләнәбез. «Идел» журналисты һәм сонграйтер Зөләйха Камалова нейрочелтәрләр ярдәмендә җыр яздырырга тәкъдим иткән иде. Җыр язганда Ясалма фәһемне кулландык, аның ярдәмендә җырга көй, сүзләр яздык. Зөләйха күпләргә балачактан ук таныш булган «Бие-бие, Хәйбулла» такмагына икенче сулыш өреп карарга булды. Ясалма фәһем исә биетә торган көй язды. Ә Зөләйха татар фольклорчысы Нәкый Исәнбәтнең текстын бераз киңәйтеп, җырга сүзләр булдырды. Нәтиҗәдә, фольклор һәм заманчалык симбиозы туды. Әлеге җырга клип та төшердек.

Моннан тыш «Алло, Илһам» проектыбыз бар. Әлеге проект ярдәмендә, татар мирасын заманча форматлар кулланып популярлаштырырга тырышабыз.

Тик сыйфатлы татар контентын булдыру һәм тарату бик авыр. Безнең видеолар, күп дигәндә, 1000-1500 карау җыя. Шундый күп көч куеп, иҗатыбыз шулай аз карау җыю кәефне төшерә... – дип сөйләде Рәмзия Галимова.

Динара Зиннәтова: «Яңа буын татар мәдәниятен, үткәнен, бүгенгесен якыннанрак өйрәнергә тели»

Алга таба сүз «Че гуглит татар кызы» блогы авторы, «Идель» журналының шеф-мөхәррире, пиар өлкәсендә белгеч Динара Зиннәтовага бирелде.

– Безнең төп максат – татар мәдәниятен яктырткан рәссам, шагыйрь, язучыларның эшчәнлеген, яшәешен күрсәтү. Үзебезнең уникаль тел-стилебез бар. Без яшьләр тормышы, аларга кызыклы булган темалар, чаралар турында язабыз.

Яңа буын бүтән төрле, Татарстанда яшәүчеләр булсынмы, чит илдәгеләрме – максатлары бер: алар татар мәдәниятен, үткәнен, бүгенгесен якыннанрак өйрәнергә тели. Мәсәлән, «Че гуглит татар кызы» проектында мәзәкләр, мемнар элек татарчалы-русчалы иде, ул контент шул заман ихтыяҗларына туры килә иде. Ә хәзер исә татар телен саклау мәсьәләсе үткенрәк тора. Рус сүзләрен күп кыстыруга аудитория каршы, алар татар телендә сыйфатлы контент таләп итә. Шуңа күрә хәзер «Че гуглит татар кызы»ндагы мемнар да татарчалаштырылды, – дип, блог эшчәнлеге белән таныштырды Динара Зиннәтова.

Түгәрәк өстәл кысаларында заманча трендларның татар матбугатына йогынтысы турында да сөйләштек.

«Акчарлак» газетасы журналисты Нәзилә Хуҗина басмаларының, күбрәк гаилә газетасы булуына карамастан, яшьләрне дә онытмауларын билгеләп узды.

– Безнең газетада «Яшьләр мәйданы» дигән рубрика бар. Моннан тыш, социаль челтәрләрдә «Безнең кәефне күтәргән шәхесләр» дигән рубрика алып барабыз. Артистларның кызык сторисларын, видеоларын алабыз да, татарча текст өстәп, мемнар ясыйбыз. Яшьләргә бу ошый, мәсәлән, соңгы видеоларыбыз 18 мең лайк һәм әллә ничә йөз репост җыйган иде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы җәмәгать оешмалары белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе, тарихчы, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов хәзерге татар матбугатында интеллектуаль, тирән язмаларның кимүен ассызыклады.

Тимерхан Шәйхетдинов: «Халыкның мөһим темаларга уйлыйсы, баш миен кайнатып утырасы килми»

«Хозур-ТВ»ның «Фарук» подкасты алып баручысы Тимерхан Шәйхетдинов татар матбугатын популярлаштыру буенча бер тәкъдим кертте.

– Дәүләт оешмалары булсынмы ул, коммерция оешмаларымы – биредә үзенә күрә бер аудитория ясый алабыз. Мәсәлән, сырхауханәләрдә яки дәүләт оешмаларында чиратта утырган халык өчен, биредә татар журнал-газеталаран сатып алу нокталарын оештырырга була. Бу – үзенә күрә бер үсеш кыры булыр иде.

Хәзерге яшьләр интеллектуаль темаларга багышланган материаллар белән кызыксынмый. Озак видеолар карарга, тирән мәгънәле язмалар укырга түземлекләре җитми. Ни кызганыч, бик тар фикерлибез, кыска видеолар рәвешендә генә булган мәгълүматны кабул итәбез. Халыкның мөһим темаларга уйлыйсы, баш миен кайнатып утырасы килми. Гади, тормышчан материалларга ихтыяҗ күбрәк, – дип, уй-фикерләре белән бүлеште Тимерхан.

Динара Зиннәтова аның сүзләре белән килешеп бетмәде:

– Гади контент интернет тулы. Тирән мәгънәле язмалар да кирәк. Кәгазь газета-журналларны интеллектуаллар укый. Яшьләр дә төрле. Бик акыллы, югарырак темалар белән кызыксынган яшьләр дә күп. Без төрле өлкәдә үсәргә теләгән яшьләр өчен контент булдырабыз, – диде ул.

Рүзәл Әхмәдиев: «Әйбәт булсын дип эшләмибез, булсын дип кенә эшлибез»

Алга таба сүз «ТНВ»да тапшырулар алып баручы Рүзәл Әхмәдиевка бирелде.

– Без бүген авыр вазгыятьтә яшибез. Замана тиз, мәгълүмат тиз искерә. «Информацион шум» шикелле генә. Телевидение, газета, журнал – барысы да «йолдыз»ларны пиар итүгә терәлеп калды, – дип фикерен белдерде Рүзәл Әхмәдиев.

Моннан тыш ул, иҗаттагы төп проблемаларны билгеләп үтте:

– Без әйбәт булсын дип эшләмибез, булсын дип кенә эшлибез. Үзебезнекен булдыру буенча эш алып барылмый, адаптация белән генә шөгыльләнәбез. Русчалатып әйтсәк, «распыляемся». Заводта да эшче бер станокта гына эшли, бер цехтан икенчесенә сикереп йөрми. Бөтен эшне эшләгән кешенең эшендә бәрәкәт юк. Син бер эш эшлә, тик сыйфатлы итеп, янып эшлә. Алайса безнең җаваплы проектларга да «ягулык» калмаган була, пыскып кына торырлык хәлдә булабыз.

Иҗат кешесе күбрәк эшләгән саен шомармый, ял итеп эшләгән саен остара.

Иҗат кешесе күбрәк эшләгән саен шомармый, ял итеп эшләгән саен остара. Без үзебез саран, безгә карата да башкалар саран. Юклык белән үскәнгәдер инде ул. Үзебез эшебезнең бәясен төшергән саен, башкалар аны күрми дә бит инде. Сукыр бер тиенне бүген жәлләп, иртәгесе 1 сумнан колак кагабыз, – диде ул.

Рүзәл Әхмәдиев медианың көчле шәхесләр белән эшләмәвен дә тәнкыйтьләп чыкты.

– Көчле шәхесләрне җәлеп иткән чакта үзебезнең авторитет, бәябез төшәр дип шүрлибез. Иҗат кешеләреннән куркырга түгел, алар белән эшләргә өйрәнергә кирәк. Алайса, бу – иҗат түгел инде, күбрәк эгоизм һәм ахыр нәтиҗә турында уйламау булып чыга. Ә иҗатчы һәрвакыт нәтиҗәне һәм нәтиҗәнең нәтиҗәсен уйларга тиеш, – дип белдерде ул.

Рүзәл Әхмәдиев үзенең чыгышында дөньяны яшьләр үзгәртүен, экранның яшьләрне яратуын да билгеләп үтте.

Моннан тыш киләчәк тормыш, киләчәккә рухи мирас турында борчылулары белән дә бүлеште:

– Бүгенге көн белән яшәү башланды кебек. Берничә елдан җимеш бирәчәк алмагачлар утыртмыйбыз, мәңгелеккә, киләчәк буынга мирас калдырырлык эшләребез бар микән? Кешенең генә түгел, оешманың да үз миссиясе булыр, үз юлын ул яхшы күрергә тиеш. Кая йөзәсен белмәгән көймәгә бер җил дә юлдаш булмас, – дип сөйләде Рүзәл Әхмәдиев.

Райнур Хәсәнов: «Милли проектларны тарату системасын булдыра алабыз»

Әлеге утырыш барышында «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» иҗтимагый оешмасы рәисе Райнур Хәсәнов татар инфлюенсерлар мәктәбе булдыру идеясен тәкъдим итте.

– Бүгенге медиа киңлегенең үзенчәлекләрен аңлап, татар инфлюенсерларын тәрбияләү мөһим. Хәзер микроблоглар чоры. Татар телендә контент тудыручы, 1000-3000 подписчиклы күп санлы инфлюенсерлар булдыру мөһим максат булып тора. Моңа ирешү өчен, комплекслы эш алып бару шарт. Беренче адым – «Татмедиа» карамагындагы «Идел», «Ялкын», «Tatnews» кебек платформаларны анализлау: аларның эшчәнлеген, видео һәм язма контентны нинди форматта тәкъдим итүләрен өйрәнергә кирәк.

Икенчедән, шәхси медиа өлкәсендәге мөмкинлекләрне бәяләргә тиешбез. Бүгенге татар блогерлары һәм инфлюенсерлары кемнәр алар? Тамашачы белән ничек эшлиләр? Аларның активлыгын һәм аудиториягә йогынтысын өйрәнергә кирәк.

Интернет киңлекләрендә рус телендә дә татарлар белән бәйле контент бар. Аңа да игътибар итәргә тиешбез. Безгә рус телле татарлар арасында милли үзаңны һәм милли рухны үстерү юнәлешендә дә эшләү мөһим.

Нәтиҗәдә, безгә нинди яңа проектлар кирәк? Нинди контент эшли алабыз? Гомумән, татар блогосферасын ничек үстерергә?

Бу сорауларның барысына да җавап буларак, татар инфлюенсерлар мәктәбен булдырырга тәкъдим итәм. Ачык Университет кысаларында 2-3 айлык курслар оештырып, катнашучыларга татар дөньясын таныту идеологиясен аңлатырга, практик дәресләр үткәрергә мөмкин. Алар белән алга таба да эшләп, милли проектларны тарату системасын булдыра алабыз. Бу – татарча контент җитештерүгә зур этәргеч бирәчәк һәм татар блогосферасын яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк, – дип, идеяләре белән бүлеште Райнур Хәсәнов.

Әлеге утырышта бик күп фикерләр яңгырады. Шулай итеп, «Акыл фабрикасы» проектының медиа өлкәсенә багышланган түгәрәк өстәле татар медиа үсеше, яшьләргә милли кыйммәтләрне җиткерүнең заманча юлларын табу өчен мөһим мәйданчык булды.

Биредә әйтелгән фикерләр һәм тәкъдимнәр IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлегендә төп юнәлешләрне формалаштыруда ныклы нигез булыр һәм киләчәктә татар яшьләре өчен яңа проектлар булдыруда ярдәм итәр, дип өметләнәбез.