ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Башкортстанда яшәүче Гөлназ һәм Айнур Корманаевлар гаиләсендә 12нче бала туган

0

Башкортстанның Дәүләкән районында яшәүче Гөлназ һәм Айнур Корманаевларның 12нче сабыйлары туган.

Сабыйга Назгөл дип исем кушканнар. Назгөл – гаиләдәге җиденче кыз булган, аның 5 абыйсы бар.

«Мин әлегә бала тудыру йортында, бүген генә чыгарга әзерләнәбез. Балабыз 16 гыйнварда дөньяга килде, Назгөл дип исем куштык. Мин Республика перинаталь үзәге һәм Дәүләкән үзәк хастаханәсе табибларына һәм хезмәткәрләренә рәхмәтемне белдерәм», – дип сөйләгән ана кеше «Башинформ»га.

Гөлназ Корманаева 2023 елда Россия Президенты Владимир Путин Указы белән «Герой ана» исеменә лаек булган. Шул ук вакытта ул иҗтимагый эш белән дә шөгыльләнергә өлгерә. Гөлназ «Нурсолтан» гаилә, ана һәм балаларны яклау үзәген һәм район хатын-кызлар советын җитәкли, Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламентының эксперты булып та тора.

Гөлназ һәм Айнур Корманаевларның мәктәпкә йөрүче балалары яхшы билгеләргә генә укый. Кайберләре инде студент, алар Уфада белем ала. Балалар спорт белән дә дус: малайлар да, кызлар да җиңел атлетика белән шөгыльләнә, велосипедта йөриләр, футбол, волейбол һәм баскетбол уйныйлар, көрәш белән дә шөгыльләнәләр. Алар бәйгеләрдә дә җиңүле урыннар яулый.