Нинди 1 гамәл өчен Аллаһы Тәгалә 10 гөнаһны кичерә?
«Хозур дин турында» телеграм-каналында гөнаһ кичерелү турында аңлаттылар.
1 гамәл өчен Аллаһы Тәгалә 10 гөнаһны кичерә.
Салават әйтү – догаларыбыз кабул булуына сәбәп.
Моннан тыш салават әйтү гөнаһларның кичерелүенә дә китерә.
Пәйгамбәребез салләлаһү галәйһи вә сәлләм: «Миңа бер салават әйтүче кешегә Аллаһы 10 салават әйтер, 10 гөнаһын ярлыкар һәм 10 дәрәҗәгә күтәрер», – дигән.
Иң җиңел өйрәнелә торган салават – «Аллаһуммә салли галәә сәййидинәә Мүхәммәдин вә галәә әәли Мүхәммәд».
«Йә Аллаһым, сәййидебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә һәм аның гаиләсенә сәламеңне һәм рәхмәтеңне ирештер».