ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Юлда фаҗига: Әтисе, әнисе, ике бала үлгән, нәни кыз гына исән, тагын биш кеше имгәнгән

0

Төмән өлкәсендә берничә машина бәрелешкән, биредә бер гаиләдән 2 яшьлек кыз гына исән калган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 2 февральдә кич белән Каменка ягына таба трассада була.

Биредә Chevrolet машинасында һәлак булучылар – Төмән шәһәрендә яшәүче гаилә. Алар Ирбит шәһәреннән әбиләреннән кайтып килә. Фаҗигадә 40 яшьлек ир-ат, 37 яшьлек хатын-кыз, аларның 11 һәм 13 яшьлек ике кыз үлә, гаиләдән 2 яшьлек кызлары гына исән кала. Хәзер ул хастаханәдә ята.

Ford машинасын йөртүчесе, аның 11 һәм 6 яшьлек ике улы, 67 яшьлек әбиләре имгәнә.

Тагын бер машинада 54 яшьлек хатын-кыз имгәнә.

Урынга килгән коткаручылар машина салоннарындагы кешеләрне чыгара. Авария урынындагы җиңел машиналар кисәкләргә бүленеп беткән диярлек.

Полиция версиясе буенча, Chevrolet каршы як полосага чыккан, шуннан соң 3 машина бәрелгән.

Төбәк буенча Сәламәтлек саклау департаменты белешмәсе буенча, 4 пациентка хастаханәдә ярдәм күрсәтелә. Аларның хәле авыр һәм уртача авырлыкта дип бәяләнә. Тагын 2 пациент амбулаториядә дәвалана. Аларның халәте канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Ашыгыч ярдәм бригадасы авария урынында 3 кеше үлемен теркәгән, дүртенче кеше коткарырга тырышсалар, кызганычка, ул да үлә.

Әлеге урында Төмән-Каменка юлыннан урап узу оештырылган.