ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Зәмирә Рәҗәпова: «Карт кешегә матур күлмәк кимәскә дигәнме әллә?»

0

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларыннан яңа күлмәк сайлашырга ярдәм итүләрен сораган. Аңа иреннән карт күренүе турында гел искәртеп торучылар бу юлы да җавапсыз калмаган.

«Нәрсә кисәң дә карт инде, муеның сырлы», – дип язып җибәргән берсе.

«Ник, карт кешегә матур күлмәк кимәскә дигәнме әллә? Соң, минем 2 метрлы 19 яшьлек улым бар. Аны да 20 яшьтә түгел, ә 27 яшьтә таптым. Яшь түгел инде, түгел. Әлхәмдүлилләһ! Картлыкны да күрергә язсын. Минем бит әле кызыма 4 кенә яшь!» – дип җавап язган Зәмирә.