ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Беркайчан да кредитлар алмадык – ул хәрам»

0

Сезнең әти-әниләрегезнең гаилә бюджеты ничек бүленә иде?

– Мин тумышым белән Яңа Кәшер авылыннан, күп балалы гаиләдән – без 3 бала. Әти нефтьчеләр вахтасында машина йөртүче булып, әни балалар йортында тәрбияче булып эшләде. Акча әнидә иде, әти аңа бөтен хезмәт хакын биреп бара иде. Аның кесә акчасы бар иде – юлларда кул күтәреп торучыларны алып барудан кергән акча. Әти акчаны яхшы эшли иде: 250, кайчакта 300-350 сум, әни – 80 сум. Үз хуҗалыгыбыз булу да яхшы ярдәм иде.

Сезгә кесә акчасы бирә иделәрме?

– Кайвакыт. Мин җыеп бармый идем. Икмәк пешерә торган урынга бара идек, анда туңдырма ясый иделәр, шуны сатып ала идем. Кыйммәт, ягъни 1 сум торган шоколадка акча җыйганымны хәтерлим. Чагыштыру өчен: мәктәптә 1 атналык туклану шулкадәр үк тора иде. Сабантуйга дип 1 сум 50 тиен яки 2 сум акча бирәләр иде – бу бай булган көн иде. Безнең балачагыбыз әйбәт булды: әтиемнең шәһәрдән кукуруз таякчыклары, крендельләр, туңдырма алып кайтканын һәрвакыт искә төшерәм.

Беренче хезмәт хакыгыз турында сөйләгез әле.…

– Җәй саен кырда эшләдек: безнең гаиләгә 9 гектар чөгендер бирелә иде, без шуны эшкәртә идек. Моның өчен акча ала идек, август ахырында, базарга барып, форма сатып ала идек. Эшләп тапкан акчалар кирәкле әйберләргә китә, бушка сарыф ителми иде. Бишенче сыйныфтан башлап мин кырда эшләдем, ә сигезенчедән әни мине балалар йортына няня итеп урнаштырды.

Сезнең гаиләдә гаилә бюджеты уртакмы, әллә һәркемнең үз картасымы?

– Гаилә банк картасы бар, анда ирем белән безнең акчалар саклана. Һәркемнең үз картасы бар, анда гомуми счеттан билгеле бер ихтыяҗларга кирәкле акчалар күчерелә. Дөресен генә әйткәндә, безнең гаиләдә мин иремә караганда күбрәк акча сарыф итәм. Ул мине вакыт-вакыт җиргә төшерә. Аннан башка, мөгаен, ниндидер авантюраларга эләгер идем, мин – риск яратучы кеше. Олы кызым әтисенә бик охшаган, кайвакыт аларны «сараннар» дип атыйм. Ирем миңа аның саран түгел, ә сакчыл булуын әйтә.

Нәрсәгә беркайчан да акча кызганмыйсыз?

– Ашауга беркайчан да акча экономияләмибез. Без авылдан, һәрвакыт яхшы ризык белән тукландык. Бүген дә шундый ук принцип белән яшибез. Ни өчен әле сыйфатсыз ризык сатып алып, авыру алырга? Яхшы ризык – сәламәтлек өчен. Хәләл итне белгән кешедән сатып алабыз, чөнки аның аны каян алуын беләбез. Балыкны үзем эшләгән һәм аны ничек саклауларын белгән гипермаркеттан алабыз. Яшелчәләрне Тукай районының бер хуҗалыгыннан алабыз, кибеттән – бик сирәк. Без шопоголиклар түгел, шуңа күрә киемгә күп акча сарыф итмибез.

Сез киемне ничек сайлыйсыз?

– Мин арзанлы кием сатып алырлык дәрәҗәдә бай түгел. Кайбер әйберләрне 10-15 ел киеп йөрим. 2 атна бер үк киемдә йөри алам, кайчак миңа: «Гөлнара, сез бу күлмәкне бик яраттыгыз, ахры?» – диләр. Миндә сыйфатлы брендлы кием – Мәскәүдән, Казаннан, шул исәптән үземнең мультибренд кибетемнән. Киемнәр тегә торган үз цехым да бар. Дөресен генә әйткәндә, оныгым тугач, икенче яшьлегемә кайттым сыман, киемнәр белән үземне күбрәк сөендерә башладым.

Импульсив сатып алулар булдымы?

– Хәзер дә бар: киемдә дә, җиһазда да, балалар өчен әйберләр сатып алганда да. Минем принцип: әгәр әйбер ошый икән, бурычың юк, акчаң бар икән – ал.

Сезнең ялда экономияләү буенча лайфхакларыгыз бармы?

– Ялга беренче сәфәрем 45 яшемдә булды. Гаилә белән Дубайга очтык. Аңа кадәр минем хәтта Мәскәүдә дә булганым юк иде. Безнең өчен һәрвакыт фатир сатып алу, балаларны күтәрү мөһим иде, ә сәфәрләр – арткы планда. Ничек итеп кредитка ялга барып булуын аңламадым. Йә ялга дип акча җый, йә синең Төркияң – авыл. Курортларга очу мөмкинлеге булмаганда, Әлмәт һәм Зәй районнарында ял иттек һәм хәзер дә палаткалар белән елга буена чыгарга яратабыз.

Сәфәрләргә чыкканда, ашауга да, кунакханәгә дә акча кызганмыйбыз – теләсә кайсы вакытта диңгезгә чуму мөмкинлеге булсын өчен, беренче линиягә барабыз. Сувенирлар сатып алмыйбыз, алар киштәләрдә тузанланып кына ята. Бердәнбер әйбер: ирем Төркия футболкаларын ярата, еллар буе киеп йөри, һәм гаиләдә барысы да Дубайдан кайткан шоколадлы хөрмәләрне ярата.

Кредитлар аласызмы?

– Беркайчан да юк. Без – мөселманнар, ислам дине буенча кредит алырга ярамый. Түләү яки процентлар алу булган җирдә – хәрам. Яшь чакта фатирны процентсыз рассрочка белән алдык. Кыска вакыт эчендә өлешләп түләргә тырыштык. Ирем белән һәрвакыт акча җыйдык һәм шуннан соң гына сатып алдык. Үз бизнесымны мин ирем белән 3 ай эчендә җыйган 50 мең сумнан башладым. Аннары аның үсешенә ирем хезмәт хакын биреп барды, ул миңа ышанды. Үз эшеңне башлаганда, аны дөрес ният белән төзергә кирәк. Минем ниятем хатын-кызларны ислам кануннары буенча матур һәм стильле итеп киендерү иде. Акча гына эшләргә теләсәң, берни дә барып чыкмаячак.

Керемегезне кая кертәсез?

– Күчемсез милеккә. Гаиләдә балалар туганда, фатирга – «малосемейка»дан 1 бүлмәлегә, аннан 3 бүлмәлегә күчендек, бүген үз йортыбызда яшибез. Хәзер акчаны җиргә кертәбез, берничә кишәрлек алдык, шулай ук бизнеска. Акча ятарга тиеш түгел, аларны эшкә кертергә кирәк.

«Куркынычсызлык мендәре» нинди булырга тиеш?

– Без хәзер гаиләдә өчәү, 2 олы кызыбыз мөстәкыйль яши. 300 мең сум безгә 1 елга җитәчәк. Без катлаулы 90нчы елларда яшәдек, шуңа күрә экономияләргә өйрәндек. Кирәк булганда «билбауны кысып бәйләү»нең нәрсә икәнен мин беләм.

Баланы акча белән эш итәргә ничә яшьтән өйрәтә башларга кирәк?

– Акча белән дөрес эш итүдә үрнәк булып ата-ана тора. Балаларга финанс белемен 3-4 яшьтән өйрәтә башларга кирәк, дигән фикер белән килешмим. Өйрәтә башлауны балада аңлау барлыкка килгәч башларга кирәк. Минем күзәтүләрем буенча, бу – бишенче-алтынчы сыйныфлар. Ләкин моның өчен аларның сәләтләренә акча кертергә кирәк. Ата-аналарның иң яхшы инвестициясе – балалар. Кызлар бишенче сыйныфта акча эшли башладылар: бижутерия, актерлар төшкән карточкалар саттылар. Алар үз-үзләренә айфоннар, планшетлар сатып алдылар. Һәм без ирем белән алардан калган телефоннарны тотып йөрибез (көлә).

Олы кызлары, Зөлфия

Белеме буенча дизайнер, сәнгать мәктәбен, тегү курсларын тәмамлаган. Яшүсмер чагыннан ук фотосессияләр һәм стеналарга рәсемнәр ясап акча эшли. Хәзер кибеттә баш ярдәмче.

Уртанчы кызлары, Регина

Полиглот, 6 тел белә. Кешеләргә чит телләр өйрәтеп, миллион сум акча эшләгән һәм Ирландиягә укырга киткән.

Кече кызлары, Фәнүзә

Мәктәп укучысы, «Адымнар»да укый, үз-үзеңне карау буенча блог алып бара.

Балаларның олырак балалардан калган киемнәрне киеп йөрүләренә ничек карыйсыз?

– Бу – дөрес. Балалар тиз үсә, ә киемнәре бөтенләй яңа булып кала. Мин абыйдан калган киемнәрне кидем, минем кызларым – алар арасындагы яшь аермасы 7-8 ел – туганнан туган апаларыннан калган киемнәрне киде.

Кайсы буын финанс яктан белемлерәк?

– Хәзерге буындыр, мөгаен, аларга моны авыр вакытларны кичергән безнең буын өйрәтте. Без сатып алырга теләгән «малосемейка», дефолт булып, 3 тапкырга кыйммәтләнде, хезмәт хакын колбаса белән биргән вакытлар булды, кулга акча керсен өчен ,аларны сатарга туры килде. 6 ел «Ока»да йөрдек, бүген мин «Skoda» машинасында, ә ирем «Hyundai»да йөри. Минем яраткан шөгыльләремнең берсе – автомобиль йөртү.

Акчаны әйтмәсәк, тормышта иң мөһиме нәрсә?

– Акча – яшәү чарасы ул. Әмма ул тормышта иң мөһиме түгел. Минем өчен иң мөһиме – гаилә һәм дин. Мин үз балаларымны кешеләргә ярдәм итәргә – риясыз ярдәм күрсәтергә өйрәтәм. Кешенең юмартлыгы аңа күп тапкырлар төрле яхшылыклар белән кире кайтачак. Ярдәм акчалата гына булырга тиеш түгел, әйберләр, ризык, эшләр белән дә мөмкин.

Мохтаҗларны булдырмаска мөмкин булыр идеме?

– Минем фикеремчә, мөмкин. Мөлкәт салымы (зәкәт) – ислам динендәге иң төп баганаларының берсе. Минем өчен, эшмәкәр буларак, бу – билгеле бер милекнең 2,5 проценты. Мин һәм минем гаиләм моны эшлибез.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә.