ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Эштә хезмәттәшләрнең гайбәт сатуларын тыңлау гөнаһмы?

0

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммдия» мәдрәсәсе җиткәчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин телеграм-каналында гайбәт тыңлау турындагы сорауга җавап бирде.

Эштә хезмәттәшләрнең гайбәт сатуларын тыңларга туры килә. Миңа гөнаһысы языламы?

Гайбәтне сөйләүдән генә түгел, тыңлаудан да читләшегез. Хезмәттәшләрегезгә «гайбәт сатмагыз» дип әйтә алмасагыз, үзегез бүлмәдән чыгыгыз, качыгыз. Чөнки Кыямәт көнне безнең һәр әгъзабыз җавап тотачак, – ди ул.