ru24.pro
Intertat.ru
Февраль
2025
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Тудыра белмәгәч, ник табасың?» Сабый дөньяга килгәндә үк параличланган

0

Новосибирск шәһәрендә яшәүче хатын-кыз бала тудыру йортыннан суд аша 1,3 миллион сум алган. Аның сабые туганда ук параличланган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Кристина (исеме үзгәртелә) эшендә суд нокта куйган. Ул бала тудыру йортыннан компенсация таләп итә.

«Табиб мине бала таба белмәгән өчен шелтәләде. «Тудыра белмәгәч, ник табасың» дигән кебек. Бала дөрес урнашкан булса да, ул бала тудыру юлларыннан уза алмады. Табиб миңа акырырга тотынды: «Бала үле туса, син гаепле буласың!» – диде. Аннары шәфкать туташлары белән бергә минем корсагыма басты, баланы кулы белән тартып чыгара башлады. Бер мизгелдә психланып, баланы тартты, аның тимер подноска төшкәнен ишеттем», – ди ул.

Сабыйны башка клиникага күчерәләр. «Анда табиб баланың таз-бот сөяге сынганын әйтте. Мин моны тимер подноска төшкән чакта булды дип саныйм. Әле тагын Дюшен парезы – балам әле дә кулын селкетә алмый», – ди әни кеше.

Ата-ана судка мөрәҗәгать иткән. Суда алар файдасына карар чыгарга, диелә хәбәрдә.