Казанда ир-ат төнлә 17 яшьлек кызга һөҗүм иткән: кыйнаган, буган
Казанда билгесез ир-ат төнлә урамда 17 яшьлек кызга һөҗүм иткән. Бу хәл «Ягодная слобода» тирәсендә, Межевая урамындагы шәхси йортларның берсе янында булган.
Ир-ат кызны кыйнаган, бумакчы булган, дип хәбәр итә «Татарстан-24». Шул тирәдә яшәүче кеше һөҗүмнең шаһиты булган. Ул, үз йортына кайтып барганда, койма янында этләр сугышуына охшаган күренешне күргән. Машинаның фараларын кабызгач, ир-атның мәктәп укучысын кыйнавын аңлый. Һөҗүм итүче тизрәк кача, койма аша сикереп, ишегалларына кереп югала.
Курыккан кыз бала тизрәк машина йөртүче янына йөгереп килә. Шаһитлар шунда ук полиция чакырткан. Һөҗүм урынында җинаятьченең эзләре калган.